Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ун ел элек булган очкыч казасы корбаннарының туганнары Уфадан Германиягә килде


Очкыч казасында һәлак булганнарга һәйкәл
Очкыч казасында һәлак булганнарга һәйкәл
Ун ел элек Боден күле өстендә очкыч казасында һәлак булганнарны искә алу чарасында катнашу өчен бүген Уфадан корбаннарның 110 туганы Германиягә килде.

2002 елның 2 июленә каршы төндә “Башкортстан һава юллары”ның балаларны Испаниягә ялга алып баручы очкычы белән йөк ташучы “Boening” очкычы бәрелешеп 71 кеше, шул исәптән 52 бала һәлак булды.

Искә алу чарасы Фридрихсһафен шәһәрендә узачак. Германия хакимиятләре виза проблемы сәбәпле кичә Мюнхен һава аланында тоткарланган Виталий Калоевка да ул чараларда катнашуны рөхсәт итте.

Бу казада бөтен гаиләсен югалткан Калоев Швейцариянең “Skyguide” ширкәтенең каза вакытында эшләгән авиадиспетчерын үтерде. Калоев сигез ел төрмәгә хөкем ителеп, тәртибе яхшы булган өчен иртәрәк иреккә чыгарылды.

Русиядә аны каһарманнарча каршылап Төньяк Осетиянең төзелеш һәм архитектура министры урынбасары итеп билгеләделәр.
XS
SM
MD
LG