Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар Каргалыда үткән Сабантуйга 10 мең кеше килде


Сабантуй батыры Тимур Абрамов
Сабантуй батыры Тимур Абрамов

Оренбур төбәге Сабантуе Татар Каргалыда үтте. Бу кадәр халыкның җыелуы авыл Сабантуе тарихында беренче тапкыр.

23 июньдә Оренбур төбәге Сабан туе иң зур татар авылы - Татар Каргалы янындагы аланда үтте. Оештыручылар әйтүенчә, анда 10 меңнән артык кеше катнашкан, бу кадәр халыкның җыелуы авыл Сабантуе тарихында беренче тапкыр. Узган елда Татарстан кунаклары Балык бистәсеннән булса, бу юлы көтелгән кунаклар Тукай районыннан иде.

Гадәт буенча, төбәк Сабан туе ел да төрле районнарда үткәрелеп килә. Узган елда әлеге бәйрәм Әсәкәйдә үткән булса, бу юлы эстафета Сакмар районына күчте.
Бәйрәм үткән аланның шәһәргә якын булуы уңайлы шартлар тудырды. Оренбурдан Сабантуйга шәһәрнең төньяк базарыннан махсус автобуслар йөреп торды.

Бәйрәмнең төп оештыручысы һәм иганәчесе - Оренбур татар эшмәкәрләренең Әхмәт бай Хөсәенов исемендәге берләшмә. Сабантуй үткәрүдә матди якның да күп өлеше эшмәкәрләр өстенә төште.

Машиналар күп булу сәбәпле, Оренбур-Татар Каргалы Сабантуй юлында тыгыннар барлыкка килде. Мәйданны ерактан ук күпсанлы кечкенә әләмнәр эленгән 25 метр озынлыктагы тимер багана күрсәтеп торды.

Сабантуй әләмен былтыр Әсәкәйдә узган Сабантуй батыры Тимур Абрамов белән Татар Каргалы авылының Икенче дөнья сугышы ветераннары Зиннатулла Ядгаров һәм Хәлиулла Даутов күтәрде, шул ук вакытта “Туган тел” җыры яңгырап торды.

Беренчеләрдән булып, сәхнәдән Сакмар районының авыл хуҗалыгы алдынгыларын котладылар. Аннан инде сәхнәгә кунаклар менде. Казанның “Сорнай” ансамбле татар җыр-моңнарын, ә халкыбызның дәртле биюләрен Чаллының “Болгар” бию ансамбле тәкъдим итте. Шулай ук сәхнәгә бер-бер артлы төбәкнең татарлар күпләп яшәгән 15 районыннан сәнгать төркемнәре менде.

Ә инде зур мәйданның бер өлеше - төрле милләтләрнең гореф-гадәтләрен күрсәтүче утарлар бер кечкенә авылны хәтерләтте. Әсәкәй районыннан алып килгән татар йортында колгага бәйләнгән чигүле сөлгеләр белән кое макеты, яннарында дүрт самавыр кайнап торды, ә гармун тавышы халыкны үзенә җыйды.

Күршедә генә Сакмар районының Үрге Чебенле авылы утары янында казанда аш пеште, татар халык ашларыннан торган күргәзмә әзерләнде. Татар Каргалының авыл йорты күренеше алдында борынгы ат арбасы куелган, шулай ук самавыр кайный, ә читән янында гармунчылар белән җырчылар татар моңнарын яңгыратты. Шунда ук янәшәдә төбәкнең төрле авылларда яшәүче оста шәл бәйләүчеләрнең эшләреннән торган шәл күргәзмәсе дә урын алды.

Якында гына казакъ халкының милли ашы - бишбармак әзерләнде, күршеләре - украиннар белән руслар, казаклар милли киемнәрендә кунакларны ипи-тоз белән җырлап каршы алып торды. Бәйге нәтиҗәләре буенча иң яхшы татар утарлары арасында җиңүче дип әсәкәйләр танылды.

Сәхнәдәге тамаша профессиональ җырчы-биючеләрнең һәм төбәкнең төрле якларыннан килүче күпсанлы үзешчән ансамбльләрнең чыгышлары белән бергә үрелеп барды. Мәсәлән, Әсәкәй районының “Чишмә” халык фольклор ансамбле сәхнәдә җыр-бию аша Сабан туе күренешләрен тулысынча күрсәтте.

Шул ук вакытта мәйданда ике зур сарык җиңүчеләрне көтте: аларның берсе- көрәштә батыр калучы Сабантуй батырына булса, икенчесе баганага беренче менүчегә иде.

17 метр биеклектәге баганага менү җиңел булмады. Мәйданда үз көчләрен иллеләп көрәшче сынашты. Көрәш хөкемдарлары Әсәкәйдән булды, араларында өлкәдә бердәнбер хатын-кыз хөкемдар Рания Гаязова иде.

Бу елны да мәйдан батыры булып Әсәкәй егете Тимур Абрамов калды. Җиңүчегә бүләккә тәкә белән зур телевизорны Әхмәт бай Хөсәенов исемендәге Оренбур өлкәсенең татар эшкуарлары берләшмәсе тапшырды.

Ат чабышлары мәйданнан читтәрәк үтте. Анда алтмышлап юртак катнашты, өлкәдән тыш, атлар Башкортстаннан да бар иде, беренче булып килүчеләр арасында шулай ук Башкортстан атлары булды. Гадәт буенча, беренче килүче юртакларның хуҗаларына конверт белән акча тапшырдылар, ә атларга сөлге бәйләделәр.

Бер көн алдан Татарстанның Тукай районыннан килгән иллеләп кунакны Сакмар районы чиге буенда татар ашханәсендә каршы алдылар. Тукай районы вәкилләре үзләре белән алып килгән төрле күргәзмәләре һәм музыкаль чыгышлары белән бәйрәмгә ямь өстәде.

“Бу бәйрәмнең Татарстан Сабантуйларына да үрнәк алырлык урыннары күп, мәйданнары зур”, дип сөйләде Тукай районы җирлеге башлыгы Васил Хазеев.

“Дөресен әйтергә кирәк, бәйрәмне үткәрүдә инициатор – татар эшмәкәрләре берләшмәсе. Сакмар районы һәм Татар Каргалы авылы җитәкчеләреннән зур ярдәм булды. Шулай да оештыру эшләренең бөтен авырлыгы эшмәкәрләр җилкәсенә төште. Сабантуйны үткәрүдә безгә йөзләп эшмәкәр ярдәм итте. Хөкүмәтнең керткән өлеше бик аз булды. Эш акчада гына түгел бит, ә оештыру эшләрендә дә”, диде Оренбур татар эшкуарлары берләшмәсе рәисе Әнвәр Искәндәров.

“Без,эшмәкәрләр, монда көне-төне эшләдек. Шундый матур бәйрәм килеп чыкканына без бик шатбыз.Киләчәктә дә шундый бәйрәмнәр булыр әле. Халыкның күп булуына без башта аптырап та калдык. Татарстанга зур сәлам. Без булдырабыз”, дип сүзен тәмамлады зур мәйданны әзерләүдә күп көч куючы татар эшкуарлары берләшмәсе рәисе урынбасары Руслан Зәбиров.

Сабантуй җире тарихи урын. Әлеге җирләр XIX гасырда сәүдәгәр Әхмәт бай Хөсәенов биләмәләренә керә. Ә инде Әхмәт бай Хөсәеновның туган авылына килгәндә, Татар Каргалы авылына нигез салынуга, агымдагы елның август аенда 268 ел тула. Авылга 1744 елда Татарстанның Байлар Сабасыннан күчеп килүче сәүдәгәр Сәгыйт Хәялин нигез сала, ул вакытта Каргалыда 10 меңләп кеше яшәгәнлектән, аны шәһәр дип йөртәләр. Бүгенге көндә авылда 4 меңнән артык кеше гомер итә, узган елны йөздән артык бала туды, мәктәптә 450ләп бала белем ала. Каргалыда балалар саны күп булганлыктан, алар балалар бакчасы белән мәктәпкә дә сыешмый башлады.

Кунаклар өчен татар халык ашларын Каргалының “Татар ашханәсе” белән Оренбурның “Дала утлары” рестораны тәкъдим итте. Оештыручыларның берсе, эшкуар Нурия Кәримованың да әти-әнисе бу авылдан.

Сабантуйда көтелгән кунак - Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов булды. Җырчының да бабалары Татар Каргалысыннан. Бәйрәм вакытында бик көчле яңгыр булуга карамастан, халык Айдарны көтте. Айдар Галимов җырлап җибәрүгә үк сәхнә янына берничә мең кеше җыелды, бу тамаша 2 сәгать тирәсе барды.

Әлеге бәйрәм бу елны төбәктә үткән Сабантуйларга йомгак ясады. Шулай итеп, 2012 елда Оренбур төбәгендә үткәрелгән Сабантуй – соңгы елларда халык өчен оештырылган бәйрәмнәрдән иң зурысы булды.
XS
SM
MD
LG