Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 08:54

“Татаркино” татарча кинокомедиялар төшерүне җайга салмакчы. Соңыннан алар авылларның кинозалларында күрсәтеләчәк.

Бүгенге көндә сценарий язу һәм актерлар туплау эшләре бара. Беренче эшкә Илфак Шиһапов чакырылган булса, икенчесен халык ярдәме белән башкарып чыгарга уйлыйлар. Төшерүчеләр төп рольләргә гади халыкны җәлеп итмәкчеләр. Теләгәннәр tatarkino.ru сайтына кереп анкетаны тутыра ала. Иң халыкчан йөзле кешеләр соңрак кастингка чакырылачак. Әмма театр артистларыннан башка эш барып чыкмас. Популяр артистлар да экранда күренер дип көтелә.

Татар киносәнгатендә комедия төшерү очраклары теркәлгән. Мисал өчен, 2007 елда “Алтын Мөнбәр” кинофестивалендә конкурстан тыш программда тәкъдим ителгән “Тегеннән кунак” фильмын искә алып була. Фильмны төшергән Раил Садриев теге дөнья һәм бу дөньяны чагыштыру аркылы тамашчыны көлдерергә тырышкан иде. Буа театры стиленә тугъры калып, экранда аракы катнашкан эпизодлар да байтак булды. Ошбу фильмга сценарий язуда шулай ук Илфак Шиһапов катнашкан булган. Илфак Шиһаповны татар киносының чын энтузиасты дип атарга була, чөнки әгәр “Татаркино” үз максатына ирешә алса, Шиһаповны дан-шөһрәт көтә.

Халыкны популяр киножанрлар белән тәэмин итү мәслихәт. Күптән түгел бу хакта драматург Илгиз Зәйни дә әйтеп үткән иде. Милли кино сәнгатенең киләчәге ике юлдан гыйбарәт диючеләр бар: берәүләре татар киносы акланмас дип, бары тик фестивальләр өчен төшерелгән җитди фильмнар яклы. Ә икенчеләре комедия, мелодрама һ.б. шундый жанрларны популярлаштыру юлында. Фестивальләр өчен фильмнар бар һәм төшерелеп килә. Мәсәлән, “Бибинур”, “Өчаяклы ат”, “Зөләйха” фильмнары Русия һәм халыкара дәрәҗәдәге кинофестивальләрдә шаулап алырга өлгерде. Ә киноны гади халык өчен кулланучылар аз. “Татаркино” оешмасының Татарстанда кино карый торган 200ләп урыны бар икән. Алар барысы да тиешенчә җиһазландырылган һәм тамашачыны көтәләр. Казанда алар “Мир” кинотеатрында күрсәтеләчәк.

«Татаркино» оешмасы җитәкчесе Владимир Батраков белдергәнчә, бүгенге көндә татар киноактерлары базасын булдырырга кирәк. Шуңа күрә махсус кастинг оештырыла. Владиимир Батраков “Азатлык” радиосы сорауларына җавап бирде:

Бу проект кысаларында ничә фильм төшерү планлаштырыла?

- Бу проектны чиксез булыр дип ниятилибез. Бәлки аның жанрлары башка булыр, ләкин комедиядән башларга булдык. Бу проектны файда китерә торган итеп төшерәсе килә. Ул үзенең тамашачысын табыр дип уйлыйм. Төшергән фильмнардан килгән керемне яңа иҗат җимешләренә тоту планлаштырыла.

Сезгә кемнәр ярдәм итә? Бу дәүләт акчаларымы яисә шәхси продюсерлармы?

- Дәүләт грантына дәгъвә кылырга җыенабыз. Барлык документларны тапшырдык, хәзер нәтиҗәсен көтәбез. Әгәр мәдәният министрлыгыннан ярдәм алып булмаса, банктан кредит алырга җыенабыз. Бу проектны туктатырга кирәкми. Безнең фикердәшләребез арасында сценарий авторлары Илфак Шиһапов, Шәмси Закиров бар. Композитор Усмановлар, режиссер Рәмис Нәҗмиев тә безнең төркемдә. Ләкин төп оештыручылар – “Татаркино” оешмасы, “Иҗат” ААҖ җитәкчесе Ринат Гыйниятов. Ринат Гыйниятов - 100дән артык татар әсәре авторы. Аның кино өлкәсендә тәҗрибәсе бар, чөнки күптән түгел марый спектаклен экранга күчергәннәр. Шуның өчен Мары республикасының дәүләт бүләгенә лаек булдылар. Күрүегезчә, шактый тәҗрибәле шәхесләр җыелган. Миңа калса, проектның киләчәге бар.

Кинотеатрлар базасы турында сөйләп китсәгез иде.

- Бүгенге көндә Татарстанның 33 районында “Татаркино” бүлекчәләре бар. Шунда эшли торган 18 кинотеатр һәм 180 кинозалы бар. Кино әзер булуга ук аны прокатка җибәрү планлаштырыла. Беренче иҗат җимешләрен ноябрьдә күреп булачак. Пиратлык булмасын өчен, шундук 300 кинозалда күрсәтәчәкбез. Соңыннан, әлбәттә, дискта чыгару, аннан соң телевидениега хокуклар сату.

Тамашачыны нинди юллар белән җәлеп итергә җыенасыз?

- Заманча ысуллар еш кулланылачак. Беренчедән, пиар-акциялар, маркетинг, реклам, иҗат коллективы белән очрашу. Гадәттә, рекламга кино төшергәнгә караганга да күбрәк акча тотыла, ләкин без моны ерып чыга алырбыз дип уйлыйм. Бу проектка булган игътибар халыкка кызык икәнен күрсәтә.

Татарстан күбрәк фестивальләр өчен төшерә. Гадәттә, халык күпләп кино карый алмый дибез.

- Монда, киресенчә: без аз бюджетлы, халыкчан кино төшерергә телибез. Аның сыйфаты, сәнгати яктан төшерү алай ук көчле булмаса да, Татарстан тамашачысына кызык булыр дип өметләнәбез. Проектны башкарганда Үзбәкстан тәҗрибәсенә таянабыз. Анда аз бюджетлы кино төшерү җайга салынган. Анда яшьләр күп йөри. Без дә артта калмабыз.


“Азатлык” радиосына августта төшерә башланачак фильмның кайбер өлешләре билгеле булды. Анда сүз шәһәрдән авылга кайтучы татарлар турында сүз барачак. 90-нчы еллар башында яхшы тормыш эзләп авылдан шәһәргә күченеп киткән яшьләрне бүгенге көндә шәһәр халкы дип атап була. Тормышлары уңган, балалары үсеп җиткән, ләкин күңелдә калган авыл хатирәләре аларны барыбер туган җиргә тарта. Фильмның сюжеты шушы вакыйгалар тирәсендә әйләнә.

Гомумән, экранда авыл тормышын гына түгел, шәһәр кешеләрен дә күреп булачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG