Accessibility links

Быел Русиядә ксенофобия белән бәйле һөҗүмнәрдә биш кеше һәлак булган


2012 елда Русиядә ксенофобия һәм милләтара күрә алмау белән бәйле һөҗүмнәрдә биш кеше һәлак булган, 80нән артык кеше яраланган.

Бу хакта «Сова» хокук яклау үзәге «Интерфакс»ка хәбәр итте. 2012 ел башыннан 35 кешегә расачыл һөҗүм нигезендә тугыз гаепләү белдерелде.

Хокук яклаучылар бигрәк тә Кавказ һәм Урта Азия илләреннән Русиягә килгәннәр, яшьләрнең субкультур һәм сексуаль азчылык вәкилләренең радикал милләтчеләр һөҗүмнәренә дучар булуын әйтә.
XS
SM
MD
LG