Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:13

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (91)


Большевиклар башкорт хәрәкәтен үз ягына аудара

Идел-Урал буенда калган бәгъзе татар офицерларының башкортлар белән хезмәттәшлек итүе уңай күренеш була. Бу хакта Зәки Вәлиди дә мактап-мактап яза. Ләкин хезмәттәшлек өчен иң кулай шартлар инде артта калган.

Зәки Вәлиди

Зәки Вәлиди

Атаман Дутов башкорт гаскәренә биреп барган корал һәм сугыш кирәк-ярагы күләмен азайтып, аны мөшкел хәлгә куя. Шуны да исәпкә алып, Зәки Вәлиди большевиклар белән 1918 елның 22 ноябрендә үк башланган сөйләшүләрен дәвам иттерергә карар кыла. 1919 елның гыйнварында, башкорт хөкүмәте большевиклар белән сөйләшүләр алып барсын өчен Уфага Гаскәри Шура әгъзалары Муллаҗан Халиков белән Хәйреддин Сәедовны җибәрә.

30 гыйнварда Халиков большевикларга, килешү өчен, түбәндәге шартларны тәкъдим итә:

1. Башкортстан автономиясе танылырга тиеш.
2. Эчке эшләр һәм иминлек эшләре башкортларга бирелергә тиеш.
3. Башкорт кораллы көчләренә каршы кулланыла алу шарты белән 6 мең кешелек даими берләшмә төзелергә тиеш.
4. Солдатларга һәм иминлек хезмәткәрләренә эш хакы түләнергә тиеш.
5. Әүвәлдән большевикларга каршы булган кешеләр гафу ителергә тиеш.
6. Төрек-татарларны Башкортстаннан кысрыклап чыгару туктатылсын.
7. Фронтны Чиләбегә һәм Троицкига кадәр озайтып, көнчыгыш башкортларны якларга кирәк.

Большевиклар бу шартларны тактика максатлары белән кабул итә. 1919 елның 6 февралендә Совет хөкүмәте башкортларның азатлыгын ышандыра, тик контрреволюционерлар бу гарантиядән файдалана алмаячак дип тә белдерә. Ленин һәм Сталин кул куйган телеграммада башкорт гаскәренең Колчакка каршы сугышырга тиешлеге әйтелә.

Мирсәет Солтангалиев

Мирсәет Солтангалиев

Шул ук көннәрдә Мәскәүдәге Милләтләр шурасы әгъзасы Мирсәет Солтангалиевтән кисәтү рәвешендәге язу килә. Анда болай диелә: “Сөйләшүләр бетмичә торып, Советлар ягына чыкмасыннар; әгәр инде көтеп тору мөмкинлеге юк икән, бишенче кызыл армиягә түгел, ә бәлки штабы Оренбурда булган беренче кызыл армия сафларына бассыннар”.

Бераз вакыт үткәч Уфада махсус протокол төзелә. Аңа Советлар ягыннан Т.Нимвиций, В.А.Седеденов, И.Н.Смирнов, Мстислав Кулаев һәм Мирсәет Солтангалиев, башкортлар тарафыннан, Муллаҗан Халиков, Габдеррәшид Бикбаев һәм Карлыгачев кул куялар. 1919 елның 18 февралендә нәкъ шул протокол буенча башкорт гаскәре кызылларның беренче армиясенә бирелә. Бераздан соң Зәки Вәлиди бер төркем иптәшләре белән Мәскәүгә бара. Ленин һәм Сталин белән сөйләшәләр, 24 февральдә исә Уфага кайталар.

Шулай итеп, Башкортстан автономиясе хыялы күккә оча, татар-башкорт өчен бернинди өмет калмый. Соңыннан хәтта большевик авторлар да үз әсәрләрендә “Башкортстан автономиясенең игълан ителүе зур Идел-Урал яисә Татар-башкорт җөмһүриятенең барлыкка килүен тоткарлады” дип язып Зәки Вәлидине һәм аның иптәшләрен гаепләп чыгалар. Шуңа бәйле рәвештә татар-башкорт яшьләренең төрле фронтларга җибәрелеп бөтенләй юкка кан агызулары Зәки Вәлидине фикердәшләре белән бергә тәнкыйтьләргә нигез бирә.

Татар, башкорт, кырым татары һәм Кавказ халыкларының уллары гасырлар дәвамында Русия дәүләте мәнфәгатьләре өчен сугышып, каннарын түккән. Башкорт хәрәкәтенә кушылып киткән татар-башкорт егетләре, ихтимал, тәүге тапкыр милли мәнфәгать өчен көрәшеп, үзләрен аямыйча сугышканнар. Әлбәттә, бу сугышлар зур уңышка ирештерсә, милләтпәрвәрләрнең каны бушка акмады дип тә әйтергә мөмкин булыр иде. Тик шулай да Русия төркиләренең үз милли мәнфәгатьләре хакына кирәк булганда иң югары фидакарьлек үрнәкләре күрсәтә алулары бик гыйбрәтле.

Башкорт хәрәкәтенең фаҗигале рәвештә тәмамлануының сәбәпләре итеп, мөгаен хәрби эшләр белән һичнинди бәйләнеше булмаган кешенең хәрби министр һәм үзе офицер булса да, гаскәр белән идарә итү тәҗрибәсе җитенкерәмәгән яшь Ильяс Алкинның генераль штаб башлыгы булуларын күрсәтергә кирәктер. Шулай ук, байтак кына офицерларның бик кыска вакыт эчендә большевиклар ягына чыгуы да башкорт гаскәренең ышанычлы кулларда булмаганына ачык дәлил. Ягъни башланган эшнең нәтиҗәсе күңелсез булыр дип алдан ук фаразларга мөмкин булган.

(дәвамы бар)

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG