Accessibility links

Кайнар хәбәр

Владивосток мәчете нигезенә беренче таш салынды

Владивостоктагы федераль Сабантуй алдыннан шәһәрдә төзеләчәк мәчет нигезенә тантаналы рәвештә беренче таш салынды. Владивостокта мәчет саласы урында таш ачу тантанасына монда үтәсе федераль Сабантуй кунаклары җыелды. Владивостоклылар тормышындагы бу мөһим вакыйгада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Русиянең Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгат Таҗетдин, Приморье крае вице-губернаторы Ирина Василькова, Владивосток имам-хатыйбы Габдулла Ишмөхәммәтов та катнашты. [Ира Таҗиева фотолары]

XS
SM
MD
LG