Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Сүрия чигенә өстәмә көчләр урнаштырды


Төркия илнең көньяк-көнчыгышындагы Сүрия белән ике арадагы чик буена алты һөҗүм очкычы һәм ракеталар урнаштырды. Төркия бу гамәлне “Сүрия ягы һавадан һөҗүм итсә илнең иминлеген саклау өчен” дип белдерә.

Төркиянең хәрби җитәкчелеге вәкиле: “Сүрия боралаклары Төркия чигенә берничә тапкыр якынлашканга бу чаралар күрелде”, диде. Шулай ук Сүриянең Төркия һөҗүм очкычын халыкара киңлекләрдә бәреп төшерүе турында да дәлилләр булуы әйтелә.

Чит ил мәгълүмат чараларында әлеге хәл турында дөреслеккә туры килмәгән хәбәрләр булмасын өчен хәрбиләр үзләрендә булган мәгълүматны ачарга җыена. Пресса хәбәр итүенчә, Сүриянең һава һөҗүменә каршы гаскәрләре Төркиянең хәрби очкычын бәреп төшергәндә Русиянең техник хезмәткәрләре төп рольне уйнаган.
XS
SM
MD
LG