Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:44

Урыс киноларында кавказларны яңача күрсәтмәкчеләр


1969 елгы "Әни, кайгырма" ("Мама, не горюй") киносыннан бер күренеш

1969 елгы "Әни, кайгырма" ("Мама, не горюй") киносыннан бер күренеш

Русия хакимиятләре кавказларны киноларла уңай яктан күрсәтә башларга куша, ул як кешеләре моңа шикләнеп карый.

Кавказ темасы Совет заманы киносында да, Русиянекендә да зур роль уйнады. Кавказлар анда һәрвакыт яхшы яктан күрсәтелде дип әйтеп булмый. Совет заманында аларга көлеп карасалар, соңгы елларда, сәясәт белән сугарылган киноларда, алар дошман, кансыз сугышчылар булып сурәтләнә башлады.

Русиянең яңа мәдәният министры моны үзгәртергә тели. Хакимиятләр кино режиссерларына мөрәҗәгать итеп, кавказларны һәм башка милли төркемнәрне киноларда уңай яктан күрсәтүне сорый. Нәрсәләр үзгәртелергә тиеш соң?

Сөрелгән халык

Әле тавышсыз кино вакытында ук кавказлар тауларда яшәүче, җирләренә нык береккән, читләрдән курка торган кешеләр итеп сурәтләнде. Мәсәлән, 1928 елда чыккан “Элисо” киносында чеченнарның 1860 елларда Төньяк Кавказдан сөрелүе турында сүз бара.

Икенче дөнья сугышы башланганда, кавказлар ышанычлы, көрәшче халык итеп күрсәтелде. 1941 елда төшерелгән “Дуңгыз караучы һәм көтүче”(Свинарка и пастух) киносында урыс кызы һәм Дагыстаннан килгән егет арасындагы мәхәббәт тарихы сурәтләнә.



Алар Мәскәүдә авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә очраша. Әсәрдә төп рольне урыс артисты Владимир Зельдин уйнаса да, ул чагылдырган Дагыстан егете сокландыргыч каһарман итеп күрсәтелә. Бу кино СССРда халыклар дуслыгы сәясәтенең иң көчле чагында чыга.

Бер катлы кешеләр

Әмма 1960 елларда төшерелгән әсәрдә кавказларның роле үзгәрә. Бу вакытта Леонид Гайдайның “Кавказ тоткыны” (“Кавказская пленница”) комедиясе чыга.



Анда ул як кешеләре каты эчә торган, хатын-кызларны ярата торган, самими кешеләр итеп күрсәтә.

Шуннан соң 1977 елда мәшһүр “Мимино” киносы чыга. Анда кавказлар дуамал, бер катлы, мәзәк, хисле кешеләр итеп сүрәтләнә.


Башка карашлар да булды. Бер заман Кавказны ниндидер серле дөнья итеп күрсәтергә омтылыш булды. Мәсәлән, 1966 елда Михаил Лермонтовның “Безнең заман герое” әсәренә нигезләнеп “Белла” киносы төшерелә. Әсәрдә Кавказ шаһбикәсе урыс егетне үзенең биюләре һәм җырлары белән әсир итә. Әмма яшьләр арасында дин каршылыгы киртә булып баса, чөнки берсе мөселман икенчесе, христиан була.

Азәрбайҗан язучысы Рөстәм Ибраһимбәков, әрмән артисты Армен Жигарханян, режиссер Гиоргий Данелия һәм башкалар - иң мәшһүр Совет һәм Русия киноларына зур өлеш керткән кешеләр.

Канлы сугышчылар

Әмма Советлар берлеге җимерелеп чечен сугышы башлаганнан соң, Кавказ республикалары халыклары бөтенләй башкача күрсәтелә башлый.

Мәсәлән, 2002 елда Сергей Балабановның “Сугыш” ("Война") фильмы чыга. Анда чеченнар Русиядән аерылып чыгарга теләгән кансыз һәм бәгырьсез сугышчылар итеп сурәтләнә.



2008 елда Грузия белән сугыш башланганда, “Олимпус инферно” киносы чыга. Шулай ук Кремль финанслаган “8 август” әсәре төшерелә. Бу киноларда грузиннар усал басып алучылар булып күз алдына килеп баса.

Хәзер киноларда кавказларның ролен үзгәртергә киңәш ителә. Әмма бу як кешеләре үзләре, бу башлангычка шикләнеп карый. Грузин, армән, чеченнар, Дагыстандагы милләтләр ничек бар, шулай күрсәтелә башлаганчы еллар үтәргә мөмкин, ди алар. Ә әләгә кавказлар экзотик, салкын канлы, хәтта мәзәк кешеләр итеп гәүдәлендерелә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG