Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:47

Баш мөхәррир Илфат Фәйзрахманов сүзләренчә, халыкчан булганга, кыерсытылганнарны яклаганга икенче ярты елыкка язылучылар тагын да арткан.

Газет 10 еллыгына әзерләнә. Радио булдырырга, телетапшырулар башларга һәм басманың интернет сәхифәсен камилләштерергә җыеналар.

– Илфат әфәнде, "Безнең гәҗит"кә икенче яртыеллыкка язылуның нәтиҗәләре ничегрәк булды?

– Бу кампаниядән без канәгать калдык. Беренчел нәтиҗәләр әйбәт. Бу кампанияне тиражыбызны арттырып төгәллибез. Узган елгы белән чагыштырганда да, быелның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда да язылу кампаниясен тиражыбыз артып төгәллибез. Безнең Татарстанда гына 17 меңгә якын абунәчебез бар, әмма ул соңгы нәтиҗә түгел. Беренче яртыелллыкта киоскларны санамаганда тиражыбыз 16 меңнән артык иде. Русия төбәкләрендә газетка язылучыларны, киоскларны да кушып безнең гомуми тиражыбыз 22 мең тирәсе иде. Алла боерса, аннан артырга ниятләп торабыз.

– Артуга китергән сәбәпләрне әйтмәссезме?

Илфат Фәйзрахманов

Илфат Фәйзрахманов

– Без халыкчанлаштык дип әйтим микән?! Аннан безгә билгеле җәмәгать эшлеклесе һәм күренекле журналист Искәндәр Сираҗи килде. Аның халыкчанлыгы һәм җәмәгать эшлеклесе булуы һәм кыерсытылганнарны яклап йөрүе минем үзем өчен дә зур табыш һәм терәк булды. Бүген безнең бөтен хәбәрчеләребез дә юлда, шикаятьләр тикшерәбез. Аларны без тикшереп кенә калмыйбыз, тиешле оешмаларга җиткереп, җавап бирүләрен дә таләп итәбез. Прокуратураларга да тынгылык бирмибез. Тик ятмыйбыз, халыкчанлаштык дип әйтәсем килә.

Телефон элемтәләрен булдырдык. Ярдәм һәм киңәшләр сорап шалтыратучылар күбәйде. Икенче ягы да барлыкка килде, безгә янап шалтыратучылар да ешайды. Бу санда янап шалтыратучыларның телефоннарын күрсәтеп мәкалә бастырачакбыз. Безгә начар смслар җибәрәләр, хәтта телефоннан шалтыратып хәбәрчеләребезне мыскыллыйлар.

– Янап шалтыраталар дисез, "Сезне бу мәкаләгез өчен яшәтмибез", дип әйтәләрме?

– Андый ук дәрәҗәгә җитми. Хәзер без телефон шалтыратуларны яздырып барабыз. Ләкин бала-чага уены кебек, мәсхәрәләп шалтыраталар. Хәтта бер газет Искәндәр Сираҗины "оятсыз" дип тә язып чыкты. Күңелгә тия торган мәсхәрәле, оятсыз, кабәхәт сүзләр белән шалтыратучылар һәм смс язучылар да бар.

Бүген "Безнең гәҗит" хокук яклау эшендә тагын да саллырак юнәлеш алып бер оешмага әйләнеп бара. Бу безнең тиражыбызга да йогынты ясагандыр дип беләм. Көзге язылу кампаниясе вакытында тагын да зуррак тираж җыя алырбыз дип өметләнәм.

2013 елда безнең чыга башлавыбызга 10 ел була. Бу юбилейны шактый үзгәрешләр белән каршы алырга җыенабыз. Газетның форматын үзгәртергә җыенабыз, үзебезнең телевидение дә булачак. Радиобызны ачарбыз дип ниятләп торабыз.

– 10 еллыкка проектларыгыз зурдан икән. Мин башка мәсьәлә турында сорыйсым килә, сезнең интернеттагы сәхифәгезне хөкүмәттән финанслана торган башка газетлар белән чагыштырганда күпкә әйбәтрәк дип әйтәләр. Бу юнәлешне үстерү ягы ничегрәк булачак?

– Интернет телевидение белән бергә үсәчәк. Әлегә интернет безгә бер тиен дә акча китерми, аны тоту безнең кесәдән генә чыга. Мин үзем интернеттагы сәхифәбезне гел тикшереп торам, форумнарда үзем катнашам. "Мин баш мөхәррир, караңгылатылган пыялалы машинада гына йөрергә тиеш, минем шоферым бар", дип утырмыйбыз без. Шулай ук "син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала?" дигән әйтем дә бездә юк. Без барыбыз да печән салучылар, безнең журналистлар да сәхифә эшчәнлегендә катнаша. Шуңа күрә ул популяр дип әйтәсем килә. Гел яңартылып тора, гел форумнарда катнашабыз. Баштарак кыен булган иде, хәзер безгә гайбәтчеләр, ниндидер кызык эзләп йөрүчеләр керми, интернетка фикерле кешеләр һәм зыялылар керә. Шунысы белән безнең сәхифәбез кыйммәт. Көзгә сәхифәбез үзгәрәчәк, журналистларыбызның үз битләре булачак. Мин һәр журналистка ул битне актив рәвештә алып барырга тәкъдим итәм. Әйтик, берәр хәбәр ишетә икән, ул анда язып куярга тиеш. Менә шул юнәлештә без тагын да үсәчәкбез.

– Бүген сезгә күпме кеше керә?

– Ул атнаның көненә карап. Җәй көне бераз кимеде. Безгә яңа кергән кешеләр генә санала. Тәүлек эчендә кабат-кабат керсәң дә син бер генә кеше булып теркәләсең. Безгә бүген 300дән алып мең ярымга кадәр керәләр.

– Әле күптән түгел генә Мәскәүдә "Киләчәк медиасы" исемле форум үткән иде. Анда шушы 10 еллыкта кәгазьгә бастырып мәгълүмат тарату бетәчәк дип әйттеләр. Бу белдерүгә фикерегез ничек?

– Азатлык радиосы аша бу хәбәр белән таныштым. Аны үзебезнең газетка күчереп тә бастык. Бу фикер белән мин килешәм. Хәзерге Русия почтасы да бу хәлгә ярдәм итә. Бүгенге Русия почтасы бернинди калыпларга да сыймый. Ул искерде һәм элекке консерватизм системасы белән эшләвен дәвам итә. Почта хезмәткәрләренең хезмәт хаклары түбән, алар эштән китә. Газетларның вакытында килмәве, я булмаса аларның бөтенләй югалуы турында бик күп шикаятьләр килә.

"Безнең гәҗит"нең интернет сәхифәсе

"Безнең гәҗит"нең интернет сәхифәсе

Икенче проблемасы - 40 яшьләрдән соң булган буын газета укый. Ә аннан яшьрәкләр инде газет укымый, ә интернетта утыра. Бу фикерләр белән бик килешәм. Ләкин электән Русия ул 10-20 елга соңарып казанышларга ирешә. Безгә компьютерлар да, видео да соңрак килеп керде. Бездә әлегә кәгазьдәге газет калачак. Ә татарда әле ул тагын да соңракка калачак, чөнки бездәге авылларны компьютерлаштыру, андагы әби-бабайларны бу эшкә өйрәтү мөмкин эш түгел. Бүгенге 40 яшьтән өлкәнрәкләр исән булганда газетның кәгазь варианты калачак. Ләкин елдан-ел авырлаша барачак. Монда халык белән эшләп, халыкның яклаучысы була алсаң гына газет эшен дәвам итеп булачак. "Безнең гәҗит"нең принцибы - без халык өчен эшлибез, без халык турында сөйлибез.

Мин заманында телевидениедә эшләгән вакытта бу принципны анда да тәкъдим иткән идем. Бу принципны эшкә алсак, халыкны җәлеп итәр идек, дигән идем. Ләкин ул вакытта бу әйбердән курыктылар.

– Илфат әфәнде, икенче яктан карасак, сез 40 яшьтән өлкәнрәкләрне телгә алдыгыз, инде 50 яшьлекләрнең һәм аннан олыракларның да кулларында iPadлар, смартфоннар һәм башка дигитал ысул белән мәгълүмат ала торган җиһазлар. Элекке елларда хак, Русия үзенең эченә бикләнеп яшәгән вакытта күп яңалык илгә соңарып килә иде. Бүген яшьләр заман белән бергә алга бара. Татар матбугаты яңа технологияләр безгә барыбер соңрак килә ул дип утырса, без бер-ике буынны югалтмабызмы?

– Әлбәттә, югалтабыз. Югалтабыз да һәм югалабыз да. Мин: "Без сәхифәбезне эшлибез, йокламыйбыз, аның өчен акчаларыбызны кызганмыйбыз", дип әйтәм. Сез өлкәннәр арасында замана технологияләрен кулланучыларның булуын әйттегез, килешәм. Мин шуны да әйтәсем килә, хәтта журналистлар арасында да, 30 яшьлекләр арасында да компьютерны кабыза, анда баса белмәгән кешеләрне беләм. Бик аптырыйм. Шул ук вакытта 70-80 яшьлек әби-бабайларның компьютерларда утырганын беләм. Мин тынычлап утырырга кирәк дип әйтмим, менә шушы тынычлап утыручылар арасында алдынгы булырга, үзгәреп торырга кирәк. Бер калыпка салынган консерватизм белән яшәп булмый торган замана җитте. Исемнәрен әйтеп тормыйм, кичәге көн белән яшәгән кайбер редакцияләр бүген үлем хәлендә. Алар һәр ярты ел саен үзләренең тиражларын киметеп баралар.

– Интернетны, гомумән алганда, әлегә чыгым дип әйттегез. Интеренет сәхифәгезгә акча эзләргә, химаячеләр табарга теләмисезме?

– Бу хакта да уйлыйбыз. Газетта мин дус-ишләр килгәндә генә бушлай рекламнарын, игъланнарын бастыра идем. Без укучыларның гайрәтен чигермәс өчен газетта реклам бирмәдек. Хәзер замана куша, кәгазь, бастыру, ташу бәясе, почта бәясе дә күтәрелә һәм шуңа күрә бүген реклам бүлеге оештырып ятабыз. Интернет сәхифәбездә һәм шулай ук газетта реклам урнаштыру мәсьәләсен дә карыйбыз. Бу замана таләбе һәм моннан башка яшәү мөмкин түгел. Өстәмә табыш булмаганда без алга үсеш ясый да алмаячакбыз.

"Безнең гәҗит" хисабына гына интернет-телевидение ачу мөмкин түгел. Аңа химаячеләр табылып тора. Ярдәм бирәбез дип вәгъдә биргәннәр дә бар. Әйтә алмыйм, берәр ел булыр микән, тапшырулар турыдан-туры булмас, без киләчәктә туры эфирга чыга торган телевидениегә омтылачакбыз. Аның өчен шактый гына сумнар да кирәк булачак.

Без моңарчы бик бәйсез яшәгән идек. Беркемгә дә бәйле түгел идек, кайдан гына, нинди генә инстанцияләрдән шалтыратмасыннар, без үз башыбыз белән эшләдек. Ләкин химаячеләр була башлагач, ниндидер чикләүләр барлыкка килергә мөмкин. Таяк ике яклы булган кебек, моның зыяны да тияргә мөмкин. Башкача үсеш мөмкин түгел. Ләкин минем принцибым шундый - хәрәм алтын өелеп торса да мин аның өстеннән атлап чыгып китәм. Без киләчәктә дә бәйсез эшләрбез һәм бары тик гаделлек һәм канун кысаларында гына эшләргә тырышачакбыз, дип әйтәм. Тагын шул ягы да бераз шикләндерә, Русиядә яңадан-яңа төр кануннар кабул итәләр. Кайберләренә аптырап та каласың. Килчәктә сүз иреге бөтенләй кысылып калмаса дип тә уйлап куям. Бүген мин бөтен мәгълүматны интернеттан гына алам, радио тыңламыйм, телевизор карамыйм. Безнең өйдә бөтен кеше интернетта утыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG