Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда татар сүзенә вандаллар каныккан


Казанның “Ленин бакчасы”нда сәяси репрессия корбаннары истәлегенә куелган һәйкәлдәге татарча язылган элмә такта алып атылган. Бу хакта Казан шәһәр хакимиятенә һәм Татарстан прокуратурасына хәбәр ителгән булса да һәйкәл җимерек килеш кала.

Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Фәрит Зәкиев сүзләренчә, бу һәйкәлдә элек 4 телдә – татарча, русча, инглизчә һәм гарәпчә –“Кичер” дип язылган бронза элмә такталар урнаштырылган булган. Тик хәзер шул элмә такталарның татар телендәгесе кубарып алынган.

“Вандаллыкка тиешле органнар битараф кала”

“Әлеге вандаллык вакыйгасыннан без быелның 18 маенда хәбәрдар булдык. 23 майда ук Казан шәһәренең топонимика комиссиясе җыелышында бу вәхшилек турыда белдердек. Әмма бүгенгә кадәр Казан башкарма комитеты бу элмә тактаны торгызу өчен берни дә эшләмәде. Шуңа күрә без моннан 10 көн элек әлеге хәл турында Татарстан прокуроры Кафил Әмировка хат яздык. Тик әле аннан да җавап килмәде. Без бу вандаллык вакыйгасына карата кануни эш ачылыр уйлыйбыз һәм моны эшләгән кешеләр җавапка тартылырга тиеш”, дип белдерде Фәрит Зәкиев “Азатлык” радиосының сорауларын җаваплап.

“Бу – татар теленә каршы эшләнгән сәяси чара”

Һәйкәлдәге 4 телдә язылган элмә такталарның бары тик татар телендә язылганының гына кубарып атылуын ТИҮ вәкиле, сәяси эш дип бәяли.

“Чөнки бронзадан ясалган һәм шөрепләр белән ныклап беркетелгән элмә тактаны бала-чага гына кубарып ата алмый. Моның өчен махсус җиһазлар кирәк. Безнеңчә, бу - татар халкына, татар теленә каршы юнәлтелгән сәяси чара”, ди ул.

“Без татар телендә язылган элмә тактаның кабаттан торгызылуын телибез”, дип тә өстәде Татар иҗтимагый үзәге вәкиле Фәрит Зәкиев әңгәмәне йомгаклап.

Һәйкәлдәге татар телендәге элмә такта кубарып алынган урын янында “Спартак-Москва-Россия” язулы "Спартак" клубы эмблемасының ябыштыргычы да игътибарны җәлеп итте.
Казанда сәяси репрессия корбаннары һәйкәленә һөҗүм
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:09 0:00
XS
SM
MD
LG