Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:01

Human Rights Watch: Сүриядә җәзалаулар дәүләт сәясәте


Human Rights Watch хокук яклаучылары Сүриядә кешеләрне җәзалауга борчылу белдерә.

Сишәмбе көнне игълан ителгән хисапта Сүриядә кешеләрне җәзалау һәм миһербансыз мөнәсәбәт “дәүләт сәясәте”нә әйләнгәнлеге әйтелә. Хокук яклаучылар белдерүенчә, Сүриядә махсус хезмәт оештырган җәзалау үзәкләренең челтәре булдырылган.

Шундый үзәкләрнең 27сендә тоткарланган балалар да җәзалауга дучар була. Хисапны әзерләүчеләр хәлне Халыкара мәхкәмәдә тикшерү кирәклеген әйтә.

Элегрәк БМОның кеше хокуклары вәкиле Нави Пиллей низагта катнашучылар, ике як та – президент Бәшәр Әсад тарафдарлары да һәм шулай ук оппозиция дә “тыныч халыкка зыян салучы эш алып бара” дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG