Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 16:51

Спорт чараларын татарча шәрехләү бармы? Киләчәге өметлеме? Фәнил Вәкказов һәм ​​​​Илнур Фәйзрахманов фикерләре.

Әле генә тәмамланган Европа футбол беренчелеге барышында булган бер җәнҗалга тукталып узыйк. Стадионда барган уеннардан тыш, урамда урнашкан зур экранда футболны күрсәтәләр. 10 июньдә үткән Хорватия – Ирландия уены урыс телендә шәрехләнгән. Львов шәһәре башлыгы Андрей Садовый фикеренчә, Украинада барган уеннарны украин телендәге шәрехләр белән тәэмин итү зарур.

Бу вәзгыятьне үзгәртер өчен мэр УЕФА җитәкчеләренә мөрәҗагәть иткән. 10 июньдә үткән Хорватия-Ирландия уены шәрехе анда шик уяткан. “Ике җыелма такым уены барышында килеп чыккан вакыйганың кабатлануы мөмкин түгел. Украинада урыс телендәге футбол комментары Гданьскта (Польша) алман телендә шәрехләү белән бер. УЕФА, кичекмәстән, бу вәзгыятьне үзгәртергә тиеш”, - дип язган Садовый үзенең мөрәҗәгатендә.

Исегезгә төшереп үтәбез: 5 июньдә Украинаның Югары Рада утырышында украин теленең дәрәҗәсен күтәрү хакында канун кабул ителгән иде. Канун буенча украин теленең илдәге кулланылыш киңрәк булырга тиеш. Моңа каршы төшүчеләр байтак булды, ә ахыр чиктә уртак фикергә килә алмаучылар бәхәсне тукмашу белән тәмамлады.

Украиннарның украин телендә шәрехләү булдырырга теләүләре табигый, чөнки мәмләкәт 20 елдан артык бәйсез дәүләт булып яши. Илдә булган урыслар саны шактый күп булса да, украин телен өйрәнү катлаулы дип әйтеп булмый. Телләренең охшашлыклары күп.

Украина, Татарстан кебек үк, спорт чаралары аша илне популярлаштыру сәясәте алды. Илнең төп футбол такымнары булган “Динамо” һәм “Шахтер” даими рәвештә Европа Лигаларында уйнап торалар, ә бүгенге көндә Украина үз җирендә Европа чемпионатын кабул итә.

Спорт чараларын татарча шәрехләү бармы? Ул нинди хәлдә? Киләчәге өметлеме?

Фәнил Вәкказов

Фәнил Вәкказов

Фәнил Вәкказов: “Кечкенәдән үк татарча комментатор буласым килә”

Фәнил Вәкказов – билгеле алып баручы. Яшь чагында спортчы булырга хыялланган егетне язмыш җилләре мәдәният өлкәсенә илтеп ташлый. Ләкин спортка мәхәббәте сүрелми. Фәнилнең берничә тапкыр комментатор сыйфатында татарча көрәшне яктыртканы бар.

– Фәнил, синең спорт чараларын татарча яктыртканың бар. Синең нинди хис-тойгылар калды?

– Миңа татар телендә футбол һәм көрәшне шәрехләргә туры килде. Футболны “Сәләт” җыенында гына алып барган идем. Әгәр футболны азмы-күпме беләсең икән, аны шәрехләү авырлык тудырмый. Сабантуйда көрәш шәрехләгән бар. Мин үзем дә көрәш белән кызыксынам. Республика күләмендә бөтен көрәшчеләрнең исемнәрен беләм. Көрәшчеләрнең географиясен, казанышларын һәм кагыйдәләрен белсәң - шәрехләү бик җиңел. Мин кечкенәдән көрәш белән шөгыльләнгәнгә күрә, алар турында күпмедер мәгълүм.

– Сабантуйларда тамашачыга шәрехләү кызык була аламы яисә аны күбрәк көрәш барышы гына кызыксындырамы?

– Тамашачыга юк-бар сөйләү кызык булмаска да мөмкин, ләкин аңа көрәшче турында мәгълүмат җиткерү кызык була ала. Әгәр дә, мәсәлән, үз авыл егете көрәшә икән, аның хакында беләләр. Ә менә аның көндәше дан казанган берәр батыр булып та, теге авыл егетенә җиңелсә, тамашачылар белмичә калулары да мөмкин. Ә комментатор боларның барысын да сөйләп тора. Соңыннан авылдашлары кемне җиңгәненә төшенгәч, алар җиңүче егет белән горурланып йөри алачаклар. Көрәшне мәгълүмат белән баетып җибәрсәң, һичшиксез, кызыксыну артыр. Шуңа күрә, телевидениедә комментаторларны игътибар белән тыңлыйм. Алар аудиторияне исәпкә алып сөйлиләр. Уенга соңрак килеп кушылучылар бар, телевизор караучы белмәскә мөмкин. Ә комментаторлар файдалы мәгълүматны 15-20 минут саен кабатлап торалар.

– Тиздән Казанда Универсиада узачак, ә 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатының бер өлеше Татарстан башкаласында үтүе ихтимал. Зур күләмле ярышларда татарча спорт шәрехләрен көтәргә буламы? Ул вакытка инде тәүлек буена сөйләүче “ТНВ-планета” телеканалы да җитлегеп куяр.

– Идеологик яктан карасам, мин моны бик тә теләр идем. Татарстан такымнары катнашкан ярышларны татарча ишетергә кызык булыр иде. Минем бу күптәнге хыялым. Минем кечкендән үк татарча комментатор буласым килә. Миннән урыс телле комментатор чыкмый, чөнки туган телем – татар теле.

Универсиадага килгәндә, моны көтәргә кирәкми дип уйлыйм. Чөнки Татарстанда ике милли тел булса да, күбрәк урыс телендә аралашырга күнеккән. Шәһәрдә бигрәк тә. Шуңа күрә, бөтен кешегә дә аңлашылсын өчен, телеканалларда шәрехләү урыс телендә бара. Үзебезнең мөстәкыйль дәүләт булмыйча, без моңа ирешә алмаячакбыз. Чөнки телеканалларга бу файдалы түгел. Беренчедән, моны күп кеше аңламаячак, икенчедән, реклама бирүчеләр качып бетергә мөмкин. Әгәр татарча шәрехләү барлыкка килсә, бу бик кыю адым булыр иде.

Илнур Фәйзрахманов

Илнур Фәйзрахманов

Илнур Фәйзрахманов: “Татарча шәрехләр - бик кызыклы әйбер, моңа кадәр булмаган әйбер”

2008 елда “Яңа гасыр” радиосы үз тыңлаучыларына зәвыклы бүләк ясады. “Рубин”ның Чемпионнар Лигасында уйнаячагы билгеле булгач, Илнур Фәйзрахманов һәм Ришат Хаҗиев радио динамикларыннан футболны шәрехли башладылар. Әмма уңыш озакка сузылмады, чөнки төрле сәбәпләр аркасында бу идея юкка чыкты. Элекке “Яңа гасыр”, бүгенге «Болгар» радиосы җитәкчесе Илнур Фәйзрахманов фикеренчә, телевидениедә зур масштаблы спорт чараларын ике телдә шәрехләү зарур, чөнки алар реклам бирүчеләрне югалтырга мөмкин.

– Рубинның чемпионнар Лигасында чыгышы башлангач. Бигрәк тә “Интер”, “Барселона”, “Динамо” Киев белән бер төркемгә эләккәч, җанатарларның күңелләре үсенеп китте. Ни өчен шушы уеннарны радио аша бирмәскә дигән сорау куйдык. Уйны, озакка сузмыйча, гамәлгә ашырдык. Төркем этабындагы уеннарны радио аша татар телендә шәрехләп бардык. Әлбәттә, татар телендә эшләүнең үзенең кыенлыклары бар, чөнки бүгенге көндә спорт терминнары татарчага тәрҗемә ителмәгән. Безнең сүзлек запасы, әлбәттә, бик сай. Әлегә бу эш туктатылды, чөнки әгәр без турыдан-туры эфирда сөйлибез икән, уенга хокукларны сатып алырга тиеш булабыз. Икенчедән, кадрлар мәсьәләсе бар. Бу өлкәдә кызыксынучылар булса да, әмма тулы канлы эшли алучылар юк. Менә бу ике проблем аркасында тукталып тордык. Әлбәттә, бу эшне популярлаштырып җибәрергә теләк бар.

– Бу трансляцияләрнең тыңлаучылары булыр микән? Ничек уйлыйсыз?

– Трансляция барышында тыңлаучыларга мөрәҗәгать иттек. Аларның кайтавазы шактый булды. Уен дәвамында 200-250 смс хат килгәне булды. Димәк, татар тыңлаучыларының мондый әйбергә ихтыяҗы бар. Бу татар өчен яңа юнәлеш. Нибары канатландырып, үсендереп җибәрергә генә кирәк. Шулай ук рәсми җитәкчеләрнең дә үз роле булырга тиеш. Бу юнәлештә тулы канлы эш итәргә кирәк. Җиһазландыру, комментаторны стадионга урнаштыру, хокукларны сатып алу һ.б. Беренче икесе зур бәла булмаса да, хокук мәсьәләсе кыен булачак.

– Якын арада Казанда зур спорт чаралары көтелә. Универсиада, суда йөзү беренчелеге, бәлки дөнья чемпионаты булыр. Киң масштаблы чараларда татар шәрехләрен ишетү мөмкинме?

– Татар телендә футбол, хоккей, волейбол уеннарын шәрехләү белән янучылар бар. Шул исәптән, җитәкчелек тә кызыксына. Бу бик кызыклы әйбер, моңа кадәр булмаган әйбер. Миңа калса, бу рәвешле татар телендә генә алып барып, урыс аудиториясын югалту булыр дип уйлыйм. Реклам бирү кимергә мөмкин. Моны телевидениедә ике телдә эшләргә кирәктер дип уйлыйм. Ә радиода татарча шәрехләсәк, үзенә күрә бер фишка булыр иде.

Универсиаданы татарча яктырту мәсьәләсе бездән генә тормый. Бу – дөньякүләм масштабтагы чаралар. Татар телендә генә шәрехләргә рөхсәт итмәсләр дип уйлыйм. Әмма шулай да өметләнергә кирәк. Күктән төшкәнне көтеп ятмыйча, ниндидер эш башкару зарур. Мәсәлән, бүгенге көндә безнең радио бу эшне алып бара. Килешүләр, хокуклар алу бара. Монда финанслау мәсьәләсе дә үз сүзен әйтә. Миңа калса, бу хәл ителергә мөмкин булган мәсьәлә.

– Нинди хокуклар? Тәфсилләбрәк сөйләп китмәссезме?

– Бүгенге көндә иң популяр спорт төрләрен карарга кирәк. Алар арасында футбол, хоккей һәм волейбол бар. Баскетболны әлегә популяр дип санамыйм. Соңгы арада читкәрәк китте. Әле су тубы ярышларын волейбол дәрәҗәсенә дә күтәреп җиткерә алмыйбыз. Алда әйтеп үткән спорт төрләре уеннарын татарча шәрехләсәк, тыңлаучылар бик канәгать калыр иде. Русия күләмендә һәрбер уенга җитешеп булмаса да, Европада чыгыш ясаган Татарстан такымнарын шәрехләргә мөмкин. Миңа калса, бу начар булмас иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG