Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 22:56

Татарстан Дәүләт шурасында мәдәни мираска багышланган сөйләшү алдыннан бу турыда галимнәр һәм депутатлар фикерләште.

Бүген Татарстан Дәүләт шурасында мәдәни мирас объектларын өйрәнү, аларны саклау һәм танытуга багышланган парламент тыңлаулары үтә. Моннан бер ай чамасы элек “Ватаным Татарстан” газеты редакциясендә шушы темага галимнәр, депутатлар һәм журналистлар катнашында “түгәрәк өстәл” сөйләшүе уздырылган иде. Аны Татарстан парламенты депутаты Разил Вәлиев алып барды. Сезнең игътибарга шушы чарада яңгыраган чыгышлардан кызыклы өлешләрне тәкъдим итәбез.

Разил Вәлиев: “Татар халкының рухи байлыгы, рухи хәзинәләре турында сөйлибез икән, аның иң өстә яткан тарихи йортлары, һәйкәлләре кебек матди мирасы турында гына түгел, матди булмаган мирасы турында да сөйләргә тиешбез.”



Рафаил Вәлиев: “Тарихи һәйкәлләр комплекслы өйрәнелергә тиеш. Татарстанда 7500дән артык һәйкәл бар. Боларның бары тик мең ярымы гына дәүләт саклавы астында. Калган алты мең һәйкәл югалу алдында тора. Бу бик зур проблем.”



Дамир Исхаков: “Французлар тарихи һәйкәлләрен җимерер алдыннан ун ел бәхәсләшәләр, аннан соң гына карар чыгаралар, без исә башта җимерәбез, аннан соң бәхәсләшәбез. Шушы яктан без алардан аерылып торабыз.”



Дамир Исхаков: “Тарихи һәйкәлләрнең исемлеге булмау сәбәпле читкә чыгучы үз туристларыбыз да кайда, нәрсә булганын белмиләр”



Дамир Исхаков: “Традицион ислам мәсъәләсендә уйланырга, фикерләшергә кирәк. Халкыбызның күпчелеге Биләр шәһәрендәге тарихи Мәүлем хуҗаны белми һәм аны мәҗүсилек белән бәйләп карый.”



Разил Вәлиев: “Казанга татар һәйкәлләрен карарга килгән туристларга аңлатырлык бердәнбер татар тарихи һәйкәле булган Сөембикә манарасын да экскурсоводлар бөтенләй икенче төрле итеп аңлаталар.”



Марсель Әхмәтҗанов: “Үзебезнең этнонимны сакларга кирәк. Трамвайларга “Болгар - һәр татарның йөрәгендә” дигән мәсхәрәле шигарьләр язып йөрүне туктатырга кирәк. Бу бер дә килешми.”



Дамир Исхаков: “Сезгә ничектер, миңа “Кәҗә бистәсе” дигән исем бик сәер яңгырый. Бу исем ялгыш булырга мөмкин. Моны тикшерү зарур. Безгә шулай ук шәҗәрәләрне саклау мәсьәләсен дә күтәрергә кирәк.”



Дамир Шәрәфетдинов: “Мин архив документлары да зур мирас дип әйтер идем. Без, Швециядәге татар тарихына караган “Тюрконика. Көнчыгыш коллекциясе” дигән барлык документларны да алып кайта алдык. Шулай ук Төркия архивы да бик нык булышты. Чиратта Мисыр һәм Кытай архивларын җентекләп өйрәнү тора.”



Дамир Исхаков: “Кара археологлар кулында борынгы бабаларыбызга караган акчалар бар. Һәм алар бу акчаларны сатып алырга тәкъдим итәләр. Татарстан музейлары каршында алар белән шөгыльләнә торган махсус фонд булдырырга кирәк.”

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG