Accessibility links

Кайнар хәбәр

ЮКОС хуҗасы Невзлинның эше мәхкәмәгә тапшырылган


Русия Тикшерү комитеты ЮКОС ширкәте хуҗаларының берсе Леонид Невзлинның эшен карауны тәмамлап, аны мәхкәмәгә тапшырды. Бу хакта оешманың рәсми вәкиле Владимир Маркин хәбәр итте.
Невзлинны 3 миллиард сумлык берничә нефть ширкәтенең хиссәләрен үзләштерүдә гаеплиләр. Ул 2003 елдан Израилдә яши. Русия аны халыкара эзләүгә бирде.

Элегрәк Невзлинга каршы башка җинаять эшләре дә ачылган иде. 2008 елда Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе аны читтән торып кеше үтерешләрен оештыру һәм үтерергә омтылу өчен гомерлек төрмә җәзасына хөкем итте.

ЮКОСның башка хуҗалары Михаил Ходорковский һәм Платон Лебедев Русиядә 13 елга төрмәгә утыртылган.
XS
SM
MD
LG