Accessibility links

Кайнар хәбәр

Pussy Riot кызларын читлеккә утырып яклыйлар


Pussy Riot панк төркеме эше каралган Таганский мәхкәмәсе янында дистәләрчә активистлар җыелды. Аларның 3-се тимер читлеккә утырган килеш каршылык белдерә. Полиция хезмәткәрләре аларны аннан чыгара алмый. Каршылык белдерүчеләрне читлек белән бергә полиция машинасына утыртырга теләделәр, әмма алып китә алмадылар.

Таганский мәхкәмәсе бүген җинаять эше материаллары белән танышу вакытын чикләү турындагы эшне карады. Яклаучылар 7 томлык эшне карау 9 июльгә кадәр бирелгән вакыт аз дип бара.

Pussy Riot төркеменә кергән Надежда Толоконникова, Мария Алехина һәм Екатерина Самуцевичны Гәйсә Мәсих Чиркәвендә панк-гыйбәдәт кылу өчен җаваплылыкка тартмакчылар. Аларны тәртип бозуда гаеплиләр. Хөкем карары чыгарылган очракта аларга 7 елга кадәр төрмә җәзасы яный.
XS
SM
MD
LG