Accessibility links

Кайнар хәбәр

ЛДПР Татарстан белән таныша


ЛДПР вәкилләре Татарстан парламентында
ЛДПР вәкилләре Татарстан парламентында
Думадагы ЛДПР фракциясе депутатлары Татарстан белән танышыр өчен республикага бер көнлек сәфәргә килде. Барлыгы 18 кешелек төркемне парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кабул итте. Дәүләт Шурасы матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, очрашуда сүз федератив мөнәсәбәтләр, төбәк башлыкларын сайлау кануны турында барган. ЛДПР фракциясе башлыгы урынбасары Владимир Овсянников җылы кабул иткән өчен республика хакимиятләренә рәхмәт әйткән һәм теләктәшлек вәгъдә иткән.

Элегрәк Дума вәкилләрен Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте.

Либераль демократик фирка вәкилләре республика парламентында ЛДПР депутатларының булмавына тәнкыйть белдерде, дип хәбәр итә “Татар-информ” агентлыгы. Андый төбәкләр Русиядә 12 генә икән.

Рәсми чыганклар хәбәр иткәнчә, очрашуда ЛДПР фиркасы әгъзасе Сергей Калашников, Владимир Овсянников һәм башкалар төбәкләрдә фирканең эшен оештыру турында чыгышлар ясады.

Татарстан ягы республикада тормышка ашырыла торган машина төзелеше, нефте-химия өлкәсендәге зур проектлар, төзелешләр хакында мәгълүмат бирде.

Сәфәр барышында IT-park, ЛДПР фиркасенең Татарстандагы вәкилләре белән очрашу планлаштырылган.
XS
SM
MD
LG