Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:46

Омскида өлкәсенең Усть-Ишем, Колосовка, Тара районнарында Сабантуйлар гөрләп үтте. Үләнкүлдә өлкә Сабантуе җыелды.

Милли бәйрәмебез Омски төбәгендә быел 2 июньдә шәһәр Сабантуе белән башланып киткән иде. Усть-Ишем, Колосовка, Тара районнарында авыл, район сабантуйлары да гөрләп үтте. Омскида шәһәр күләмендә балалар Сабантуе үткәрелде. 30 июнь көнне Тевриз муниципаль районының Туйчы авылында район Сабан туе узды.

Өлкә сабантуе 3 елга бер үтә

Өч елга бер мәртәбә Мәдәният министрлыгы, Дуслык йорты тарафларыннан өлкә күләмендә оештырыла торган Сабан туе да быелга туры килде. 24 июнь көнне ул Большеречье районының Үләнкүл авылында узды.

Дөрес, Омскида 1998 елдан бирле үткәрелеп килә торган өлкә Сабантуйлары башта һәр ел оештырыла иде, аннан соң ике елга бер, 2009 елдан инде өч елга бер мәртәбә генә үткәрелә башланды. Дуслык йорты мөдире Наталья Степанова сүзләренчә, беренчедән, бик күләмле бәйрәм, күп чыгымнар таләп итә, икенчедән, башка халыкларның да бәйрәмнәре бар, аларны да оештырып өлгерергә кирәк.

Әлбәттә, авылларда халык өч ел буена бәйрәм көтеп ятмый, үз көчләре, район, авыл хакимиятләре ярдәме белән үзе оештыра, бүләк-призлар ягын да үзе хәстәрли.

Өлкә сабантуена халыктан бүләкләр җыелды

Үләнкүлдә үткән өлкә Сабан туена да, борынгы йола буенча, авыл буйлап бүләк җыю оештырылды. Авылның татар мәдәният үзәге рәисе Зәлифә ханым Рахмангулова, авылыбыз бәйрәмнәренә дә халыктан бүләк җыябыз, бу чарада халык бик теләп катнаша, бүләкләрне алдан әзерләп куя, ди.

Сабантуй кунаклары сугыш корбаннарын искә алды

Сабантуй, инде гадәткә кергәнчә, бәйрәмгә килгән кунаклар, үзешчән артистлардан торган йөрештән башланып китте. 1941-45 елгы сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салынды, Үләнкүл авылы идарәсе башлыгы Ләйлә Мөхәмәтшина һәм Дуслык йорты мөдире Наталья Степанова чыгыш ясадылар.

Район башлыгы бәйрәмдә катнашты

Сабантуй әләмен Большеречье район хакимияте башлыгы Василий Майстепанов күтәрде. Район башлыгы халыкны сәламләп чыгыш ясады, ныклы сәламәтлек, күңелле бәйрәм теләде, бүген-иртәгә көч җыеп, аннан соң бу бәйрәм тәлап иткәнчә эшләргә язсын, диде.

Бәйрәм оештыру җиңел булмаса да, без халкыбыз өчен яшибез, эшлибез, ди Үләнкүл авылы идарәсе башлыгы Ләйлә Мөхәмәтшина. Ләйлә ханым авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләде, авылның өлкәннәрен һәм иң яшь гаиләләрне котлап бүләкләр тапшырды.

Татар бәйрәме – урыс телле

Аннан соң сәхнә 5 сәгатьтән артык үзешчәннәр карамагында булды, алты муниципаль районнан һәм Омскидан килгән 16 иҗат төркеме тамашачыларга җыр-биюләрен бүләк итте. Тик нигәдер, күпләрне гаҗәпкә калдырып, бәйрәм барышында бер генә авыз сүз дә татарча яңгырамады.

Милли бәйрәмдә татар теленең яңгырамавына бабаларының туган якларына Төркиядән һәм Даниядән килгән Огызхан һәм Әнвәр Йолдырыймнар да исләре китеп фикерләрен белдерде. Бу хәл чит илдә туып үскән егетләрдә генә түгел, безнең якташларыбызда да ризасызлык тудырган.

Үләнкүл авылында туып үскән Руфина Шихова, Сабантуй татарның милли бәйрәме, ул татарча булырга тиеш, татарча сөйләргә, алып барырга тиешләр дип уйлыйм, бөтенләй русча гына алып барылуы дөрес түгел, бу минем фикерем, аңа бик күп кеше кушыла, диде, бик борчылып.

Шулай да, кайберәүләргә бәйрәмнең нинди телдә алып барылуы мөһим түгел иде кебек. Большеречье районының Чарналы авылы укытучысы Әлфинур Рачаповага да, Яланкүлдән килгән Фәния ханыма да татар теленең яңгырамавы сизелмәгән, алар бәйрәм бик тә яхшы үтте дип саныйлар.

Милли күргәзмәләр

Сабантуй мәйданының бер өлешендә төрле авылларның үзенчәлекләрен чагылдырган кул эшләре, милли ризыклар куелган күргәзмәләр урнаштырылган иде. Үләнкүл авылы утарында кул тегермәнендә бодай тартып утыручы 88 яшьлек Мөнәвәрә апа, мондый тегермәннәр 1929 елдан 37 елгача булган корылыкларда ачлыктан коткарды, тамагыбызны туйдырды, ди.

Җиңүчеләр

Сабантуйның уеннары, ярышлары уз җае белән барды. Көрәштә 80ләп кеше катнашты. Сабантуй батыры булып Салехард шәһәреннән килгән егет – Әкмәл Мәхмудов калды. Ат чабышында үләнкүлләрдән җитезрәкләр булмады - беренчелекне Самат Хәсәнов яулады.

Өлкә сабан туенда өч меңләп кеше күңел ачты, сәхнәдә чыгыш ясаучылар саны 170кә җитте.

Тевриз сабантуе

Ә инде Тевриз районы Сабантуенда ике меңләп кеше бәйрәм итте. Бу бәйрәм 30 июнь көнне Туйчы авылында үтте. Башта аны 16 июньдә үткәрергә ниятләгәннәр, әмма, кайбер җитешсезлекләр сәбәпле, күчерелгән булган.

Сабантуй алдыннан берничә көн яңгыр булып, бер көн кала гына тагын коеп явып киткән иде. Авыл урамнары үтмәслек баткак булса да, бәйрәм Иртеш буенда, чирәмдә үтәчәк, яңгыр булса, булмаса да башка көнгә күчереп булмый, диделәр оештыручылар.

Сабантуй иртәсе яхшы көн вәгъдә итә иде. Һәм, дөрестән дә, көн озынына кояш елмайды, юллар кипте, бәйрәм дә бар кагыйдәләренә туры китерелеп үткәрелде.

Авыл мулласы Рамазан Корбанов бәйрәмне башлап дога укыды, алып баручылар башлыча татар телендә сөйләде, матур итеп шигырьләр укыдылар.

Бәйрәмдә котлаулар, бүләкләүләр

Тевриз районы Сабантуенда да авыл хуҗалыгы алдынгыларын, авылның өлкәннәрен, яшь гаиләләрне бүләкләделәр, халыкны район хакимияте башлыгы урынбасары Анатолий Нидергвель, район хакимиятенең мәдәният комитеты рәисе Руслан Бариев, Туйчы авылы караган Ивановомыс авыл идарәсе башлыгы Владимир Терещенко сәламләде.

Туйчыда яшәүче 1941-45 елгы сугыш ветераны Насыйбулла агай Гыйззатуллинны сәхнәгә чакырып 87 яше белән тәбрикләделәр. Сугыштан авылга 33 кеше әйләнеп кайткан идек, инде берүзем калдым, ди ветеран.

Сәхнәдә Омскидан, Усть-Ишемнән, Тевриз районының Туйчы, Кип, Байбы, Тау, Усть-Ишем районының Әшевән һәм башка авыллардан килгән үзешчәннәр чыгыш ясады.

Туйчылар беренчелекне бирмәде

Милли көрәштә иллеләп кеше катнашты. Сабантуй батыры булып Туйчы егете Радион Атимганов калды. Туйчыда татар гаиләсендә тәрбияләнеп үскән егет Володя Русских баганага менүчеләр арасында беренче булды.

Сүз уңаеннан, балаларны тәрбиягә алучылар Туйчыда бихисап. Мәктәп мөдире Галимҗан Юмин сүзләренчә, балалар, милләтенә карамастан, татар телендә сөйләшеп үсә, Туйчы мәктәбендә белем ала.

Җиде бала анасы Римма Җәлилова

Үзе өч бала тудырып үстергән Римма ханым тагын дүрт баланы тәрбиягә алган. Сабантуйда ул кече улы, биш яшьлек Марсель белән иде. Балаларым беренче көннән үк “әни” дип әйтәләр, өй эшләрендә булышалар. Май аенда ирем үлеп китте, үземә генә күтәрергә туры килә, алар өчен генә яшим, ди Римма Җәлилова.

Тау авылы кызлары

Сәхнә артында чыгыш ясарга үз чиратларын көтеп торган кызлар белән сөйләшәбез. Без, дүрт хатын-кыз, «Нәфис» дигән җыр ансамбле оештырдык, концертлар куябыз, бәйрәмнәр оештырабыз, ди ансамбльгә йөрүче Нәфисә ханым.

Усть-Ишем Сабантуйлары

Шунысы кызыклы, Тевризда Сабантуй район күләмендә оештырылып, һәр ел төрле авылларда үткәрелә. Усть-Ишем районында исә район бәйрәменнән башка, күп кенә авыллар үзләре дә Сабантуйлар оештыра. Бу хакта шушы районның Әшевән авылының “Аккош” ансамблендә шөгыльләнүче ханымнар белән әңгәмә корабыз. Ансамблебез җиде кешедән тора, быел бик күп Сабан туйларында катнаштык, Эбаргүл, Кип, Җәйләү, Тибенде. Илчебага авылларында, Усть-Ишемдә район Сабантуенда, Үләнкүлдә өлкә Сабантуенда булдык, елдан-елга бәйрәмнәр яхшырак үтә, әзерлекләре яхшыра бара, диләр алар.

Әшевән авылында татар теленең халәте

“Аккош” ансамбленә йөрүчеләрнең күпчелеге укытучылар. Мәктәптә тел укытылмый, инглиз теле керә башлагач, татар телен укытмауны ата-аналар үзләре сорадылар, татар телен дә, инглиз телен дә өйрәнергә балаларга авыр була, диләр алар. Укыту да булмагач, авылда тел югала бармыймы, сез авылның зыялылары буларак, аны сизмисезме, дигән сорауга, югалмый, өйдә сөйләшәбез, балалар бакчасында тәрбия эшләре русча алып барылса да, татарча җырлар өйрәнәләр, кайткач, өйдә туган телдә аралашабыз, диделәр ханымнар.

“Аккош” һәм «Чишмә» ансамбльләре җитәкчесе Альфред Айнуллин сүзгә кушылып июнь аенда булып узган һәм булачак бәйрәмнәр турында сөйләде. Элек район Сабантуе гына оештырыла иде, хәзер һәрбер авылда үткәрелә. Хәзер халык өйрәнде, башка халыклар да катнаша, телне аңламасалар да, афәрин, дип кычкыралар, ди Альфред Айнуллин.

Йомгаклап шуны әйтеп үтү урынлы булыр, әлеге милли бәйрәмнәребез хәмерсез, дип игълан ителмәсә дә, эчеп, исереп йөрүчеләр күзгә чалынмады.

XS
SM
MD
LG