Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада тел кануны тирәсендә каршылык көчәя


Украина парламенты янында бәрелешләр
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:26 0:00
йөкләү

Киев үзәгендә урыс теленең статусын күтәрүче канунга каршылык белдерүчеләр һәм полиция арасында бәрелешләр булды.

Бер яктан су шешәләре атылган, тәртип саклаучылар үз чиратында күз яше газын кулланган.

Украина оппозиция башлыгы Арсений Яценюк: “Халык президент Виктор Януковичның диктатурасына каршы көрәшә. Без илен, конституциясен һәм телен яклыйбыз", ди.

Элегрәк Украина парламенты башлыгы Владимир Литвин рус теле статусы турындагы канун өлгесенең кабул ителүенә протест йөзеннән вазифадан китте.

Ул канун тавыш бирү өчен әзер булмаган дип саный һәм сишәмбе көнне аннан башка канун өлгесенең кабул ителүенә канәгатьсезлек белдерә.

Каршылык йөзеннән парламент рәисе урынбасары Николай Тименко да вазифадан китүе хакында белдерде.

Яңа канун нигезендә урыс теле 27 төбәкнең 13ендә төбәк теле статусына ия булачак. Сүз күбесенчә урыс телле көнчыгыш һәм көньяк төбәкләр турында бара

Русия оппозиция җитәкчеләренең берсе Борис Немцов, "Азатлык" радиосына биргән әңгәмәдә:Урыс теле турындагы канун илнең иминлегенә берничек тә янамый", дип белдерде

Әлегә урыс теле Украинада рәсми статуска ия булмаса да инде хәзер үк киң кулланыла.

Украинада телләр мәсьәләсе
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:25 0:00
йөкләү
XS
SM
MD
LG