Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда хәрби күнегүләрдә бер студент һәлак булды


Русия Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, бу хәл 2 июль көнне була.

Студентлар хәрби күнегүләрдә полковник җитәкчелегендә әләм таягын күчерергә теләгән. Алар югары көчәнешле электр чыбыгына тиеп киткән.

Нәтиҗәдә Урал федераль университетының 4 курс студенты Олег Нестеров шушында ук һәлак булган. Тагын ике егет хастаханәгә салынган. Хәзерге вакытта тикшерү бара.
XS
SM
MD
LG