Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:45

Мәдәни мирас елы үтеп бара, эше генә күренми


Парламент тыңлауларында Разил Вәлиев, Фәрит Мөхәммәтшин һәм Римма Ратникова

Парламент тыңлауларында Разил Вәлиев, Фәрит Мөхәммәтшин һәм Римма Ратникова

Мәдәният министрлыгы вәкиле Татарстанда мәдәни мирас объектларын саклау өстендә эш бара дип белдерә. Әмма парламент башлыгы министрлык эшеннән кәнәгать түгел. Дәүләт шурасында узган парламент тыңлауларында мәдәни мирасны саклау темасында төрле фикерләр яңгырады.

Татарстан депаутатларының республикада игълан ителгән мәдәни һәм тарихи мирас елы кысаларындагы өченче очрашуы узды. Парламентның мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев сүзләренчә, соңгы ун ел эчендә республикада мәдәни мирас объектларын төзекләндерү өчен сигез миллиард 887 миллион сум акча тотылган.

“Элегрәк Казанның меңъеллыгы уңаеннан бу өлкәдә хәйран гына эшләр башкарылса, хәзер инде 2013 елгы Универсиадага әзерлек кысасында тарихи мирас һәйкәлләре төзекләндерелә башлады,” дип белдерде ул.

Разил Вәлиев: “Тарихи документларны онытмыйк”

Разил Вәлиев үз чыгышында тарихи һәйкәлләр белән беррәттән җәмәгатьчелек игътибарын рухи мираска да җәлеп итәргә кирәклеген белдерде.

Аның сүзләренчә, Татарстанда үтә кыйммәтле 100 мең басма китап, революциягә кадәр басылган 150 дән артык газет һәм журнал, 20 меңгә якын кулъязма саклана. Ә инде республика архивында биш миллион тарихи документ исәпләнә.

“Безне бигрәк тә кулъязма фондының 70 процентын ашыгыч рәвештә реставрацияләү эше борчый. Тиз арада без аларны тиешле саклау астына алмасак, аларны гомерлеккә югалтырга мөмкинбез”, дип белдерде ул.
Татарстан парламенты депутатлары

Татарстан парламенты депутатлары


Аның чыгышыннан соң депутатлар, мәдәният министры урынбасары Светлана Персованың, мәдәни һәм тарихи мирас объектларын саклау өлкәсендә башкарылган эшләр турында төп хисабын тыңлады.

Әдәбият эшлеклеләренең хисабын хәтерләткән министр урынбасарының хисабы депутатларда күп кенә сораулар тудырды. Әйтик, Милли китапханә төзү темасында мәдәният министрлыгы нәрсә уйлый? Ни өчен өч ел буена сөйләшенеп килгән “Мирас” программасын кабул итү өстендә министрлык бер кылын да кыймылдатмый? Ни өчен тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне төзекләндерү темасында министрлык алдан юл ярып бару вазыйфасын тиешенчә башкармый?" кебек сораулар күтәрелде.

Персова депутатлар арасыннан мондый сораулар килер дип көтмәгән иде ахры, бераз югалып калды. Җавапларында төгәллек сизелмәде.

Парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшинның чыгышы Персова һәм мәдәният министрлыгының эшчәнлеген утка тотудан башланды.

“Министр урынбасары буларак бу эшләрдә кайнап торасы урынга, сез үзегезнең хисабыгыз белән бер дә сөендермәдегез”, дип белдерде ул.

“Без әгәр дә мәдәни һәм тарихи мирас елы кысасында да тиешенчә эшләмибез икән, башка вакытта ничек эшләрбез. Тарихи объектлар ел саен ныграк җимерелә. Без һәр эшләгән көнебезгә бәя бирергә өйрәнергә тиеш. Мәдәни һәм тарихи объектларны саклау, аларны төзекләндерү темасында өченче тапкыр очрашып теманы сөйләшәбез-сөйләшәбез, әмма нәтиҗәсе генә аз. Бу темада халыкка күрсәтерлек эшләр күренми”, диде парламент башлыгы.

Казан прокуроры: “Тарихи объектларда хәлләр мөшкел”

Казан прокуроры Илдус Нәфыйков исә үз чыгышында кайбер фактлар китереп, мәдәни һәм тарихи мирасны барлау, аны төзекләндерү һәм саклау өлкәсендә тикшерелгән эшләргә хисап бирде. Әйтик, аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә Казандагы тарихи мирас саналган һәйкәлләрнең 30 процентының гына торышы канәгатьләнерлек. 130 һәйкәлнең тиешле документлары юк, 45 тарихи бина җимерелә башлаган.

Ә бу арада Татарстанда игълан ителгән мәдәни һәм тарихи мирас елының тәмамлануына ярты елдан азрак һәм Универсиада уеннары башланырга бер ел вакыт калып бара.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG