Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан студентлары кызыл дипломнар ала


Башкортстан югары уку йортларын тәмамлаучылар бу көннәрдә дипломнар алса, абитуриентлар укырга керү гаризалары яза.

5 июль көнне Башкортстан дәүләт педагогия университетында зур вакыйга булды. Биредә укуны тәмамлаучыларны тәбрикләделәр һәм иң яхшы өлгерешкә ирешкән 300ләп студентка кызыл дипломнар тапшырдылар. Быел педагогия университетын 1666 белгеч, шулай ук йөзләрчә бакалавр һәм магистр тәмамлаган. Шуларның 289-ы белем учагыннан кызыл диплом алып чыга.

Укуда да, фән белән шөгыльләнүдә дә, иҗади яктан да, спортта да алдынгы студентларны котларга аларның ата-аналары да, укытучылары да, башка студентлар да килгән. Тантананы университет ректоры Раил Әсәдуллин ачты һәм тәмамлаучыларны тәбрикләп аларга кызыл дипломнар тапшырды.

Сәхнәдән җылы тәбрикләүләрне республика хөкүмәте һәм парламенты вәкилләре дә җиткерә.

Кызыл диплом алучылар арасында татар студентлары да байтак. Аларның берничәсе татар-рус һәм татар-инглиз бүлекләрен тәмамлаучылар.

Мисал өчен, Кушнаренко районы кызы Гөлназ Шәһабетдинова белән Чакмагыш кызы Гүзәлия Гарифуллина татар-инглиз бүлегендә бик тырышып белем алган. Шуңа күрә дә алар гел бишлегә укыган. Нәтиҗәдә - кулларында кызыл диплом. Киләчәктә кызлар сайлаган һөнәрләре буенча туган якларында эшләргә җыена. Алар әдәби иҗат белән дә шөгыльләнгән, шигырьләр, хикәяләр язган. Укучылары күңеленә дә матурлык орлыклары салачакларын әйтә кызыл дипломлы кызлар.

Музыка-хореография бүлеген тәмамлаган татар кызы Алинә Хәкимова да кызыл диплом алды. Ул әле университетта укыганда ук балалар иҗат мәктәбендә музыка дәресләре бирә башлаган. Флейтада һәм фортепьянода уйный, бик матур җырлый да. Менә шундый сәләтле һәм тырыш кызларның милли мәгарифне алга җибәрүгә үз өлешен кертәчәгенә шик юк.
XS
SM
MD
LG