Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөхәммәтшин: президент хакында референдум үткәрелүе ихтимал


Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика башлыгының атамасын үзгәртү мәсьәләсендә референдум үткәрелү ихтималы турында белдерде. Бу хакта ул Казанда Дәүләт Шурасының 2012 елның беренче яртыеллыгы эш нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында хәбәр итте.

"Халык фикере белән күбрәк кызыксыну, бу хакта сайлаучылар фикерен сорау мөмкинлеге тууын инкарь итә алмыйм", дип әйткән Фәрит Мөхәммәтшин.

Шул ук вакытта парламент рәисе "Татарстан җитәкчесе президент буларак ант иткән, 2015 елга кадәр вакыт бар, монда бернинди проблем булмаска тиеш", дип әйткән.

Төбәк башлыгы исемен үзгәртү турындагы канун 2015 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлгә керергә тиеш.
XS
SM
MD
LG