Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:09

Оренбур өлкәсенең Илек район үзәгендә төбәкара казак фольклор фестивалендә татар казакларның варислары да катнашты.

1 июльдә Илек район үзәгендә «Оренбург-форпост России» исеме белән XII төбәкара казак фольклор фестивале үтте. Анда казак җыр-биюләрен башкаручы 46 төркем катнашты. Шулар арасыннан тугызы Казакъстаннан, Татарстан белән Башкортстан Республикаларыннан, Свердлау, Чиләбе, Волгоград өлкәләреннән булды.

Фестивальнең Илек авылында үтүе – ул очраклы хәл түгел. Беренчедән, әлеге җирләр Җаек казакларының тарихи урыны булса, икенчедән, Илек авылына нигез салынуга 275 һәм районның барлыкка килүенә 85 ел тула.

Бу фестивальгә килүчеләр казак мәдәнияте белән таныштырдылар: сәхнәдән җырларны тыңлап, биюләрне күзәттеләр. Казак утарларында ат, кәҗә, сарыкка кадәр бар иде, читәннәргә чүлмәкләр эленгән, казаннарда аш пеште һәм монда да казакларның юлдашы - җырлар яңгырап торды.

XVIII гасырда бу җирләрдә казаклар даирәсе киңәя, анда руслардан тыш, башкорт, казакъ һәм татар төркемнәре дә барлыкка килә. Мәсәлән, Оренбур казаклары төркемендә шактый гына татар нәселле кешеләр булган.

Районның Нижнеозёрное авылыннан, казаклар токымыннан булган берничә татар гаиләсе бар иде. Авыл халкының яртысы татар, икенче өлеше руслар икән. Шулай ук авылның тарихын чагылдырган музей да эшләп килә, авылга 1754 елда нигез салынган була. Музейны оештыручылар - әниле-кызлы Зәйтүнә Уразаева белән Равилә Шәрипова.

- Безнең бабаларыбыз казаклар булган. Минем бабаем Уразаев Нәгыйм, менә аның 1916 елда төшкән фоторәсеме дә бар.
- Бүгенге көндә авылдашларыгыз үзләрен казаклар дип саныйлармы?
- Омтылып куялар, ләкин башкарып чыга алмыйлар әле.
- Татарлар барысы да кырда хәзер, олы яшьтәгеләр лаеклы ялда, яшьләр әллә ни кызыксынмый.
- Ә русларда эшләр ничек?
- Аларда да шундый хәл.
- Әтием Оренбур казаклары гаскәрендә Скоблевода хезмәт иткән, 1941 елда үлде.
- Аның казак киеме сакландымы?
- Юк, башка киемнәре булмаганлыктан, тузып беткәндер, дип уйлыйм.
- Безнең авыл казаклары баштан ук Совет хөкүмәте яклы булганнар, чөнки хөкүмәт аларга җир вәгъдә иткән була.
- Музеегызда татарлар белән бәйле, нинди әйберләр саклана?
- Әбиемнең борынгы күлмәге бар, менә җилкәмдә аның шәле, киез итекләр һәм башка әйберләр. Күргәзмәгә киез итекләр дә алып килдек, аларны бүгенге көндә киез итекләр эшләүче цехта булдыралар.

Шулай ук экспонатлар арасында казакларның борынгы фоторәсемнәре, китаплар, тарихи документлар да урын алган. Сүзен дәвам итеп, Равилә Шәрипова түбәндәгеләрне сөйләде.

“Әле фестиваль алдыннан гына әнием белән берлектә иҗат ителгән “Нижнеозерное – наша любовь и судьба” исемле китап дөнья күрде. Ул безнең авыл, әби-бабаларыбыз турында. Әлеге китапны әнием үз хисабына, пенсия акчасына чыгарды. Бүгенге көндә алдыбызда зур проблема тора: безнең музей урнашкан бинаның яңа хуҗасы бүлмәләрне бушатырга куша. Кайда гына язмадык, әлегә яклау таба алмадык”, дип сөйләде музей мөдире Равилә Шәрипова.

Күп санлы казак утарларын хәтерләткән корылмалар арасыннан гармун тавышы яңгырады. Алар шул ук районның Озерки авылы татарлары икән. Районда бу бердәнбер саф татар авылы, аның халкы телен дә, динен дә, гореф-гадәтләрен дә саклап кала алган.

“Авылга беренче нигез салучылар казаклар булса да, ул бит күптән булган хәл һәм без аңа тарих буларак кына карыйбыз. Шул сәбәпле, без үзебезне казаклар дип санамыйбыз“, дип сөйләде Озерки авылыннан килүчеләр. Кунакларны алар чәк-чәк, милли ашлар белән каршы алып, самавыр чәе белән сыйлады.

Фестивальнең үткәрү урыны ел да үзгәреп килде, беренче җыен да Иләк авылында үткән. Киләсе елда фестиваль Тоцки районында үтәчәк. Әлеге районда да берничә татар авылы бар.

Казаклар гаскәрендә хезмәт итүче татарлар Илектән тыш, Җаек, Сакмар буйларындагы татар авылларында да яшәгәннәр. Мәсәлән, әлеге авыллар исемлегенә Беләй районының Алабайтал авылы керә. 7 июльдә Алабайтал авылының 260 еллык юбилеен билгеләп үтәчәкләр. Бәйрәмдә төбәк кунакларыннан тыш, Казаннан танылган җырчы Филүс Каһиров та көтелә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG