Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киевта телләр сәясәте канунына протест дәвам итә


Киевта Украина йорты каршында Югары рада узган шимбә кабул иткән телләр сәясәте канунына каршы протест дәвам итә. Мәйданда берничә дистә кеше бар, аларның күпчелеге яшьләр. Кайберләре Украинадагы 27 төбәктән 13ендә статус алачак рус теленә каршы ачлык игълан итте. Киев үзәгендә тыныч, милиция бу гамәлгә катышмый.

Кичә Украинаның берләшкән оппозициясе лидерларының берсе – Арсений Яценюк телләр сәясәте канунына каршы Киевта үткән митингта “Януковичсыз Украина” шигаре астында илкүләм протест чарасы башлануы турында белдерде һәм аның максаты вакытыннан элек парламентка һәм президент сайлау икәнлеген әйтте.
XS
SM
MD
LG