Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстандагы “Гадел Русия” җитәкчелеге вазифаларыннан алынды


“Гадел Русия” фиркасенең Татарстандагы бүлеге рәисе Фәрит Фарисов, идарә җитәкчесе Азат Ислаев вазифаларыннан алынды. Раушания Бильгильдиева “Гадел Русиянең” Татарстан бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде.

Бу хакта “Бизнес Online”га Русия думасында “Гадел Русия” фракциясеннән депутат Иван Грачев хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, Татарстан бүлеге "бик үк яхшы эшләмәгән" һәм "яхшы нәтиҗәләр бирмәгән".

Бильгильдиева “Гадел Русия”нең Татарстандагы шура әгъзасы. 2012 елдан “Русиянең социал-демократ хатын-кызлар” хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе.
XS
SM
MD
LG