Accessibility links

Кайнар хәбәр

Клинтон: Сүриядә вәзгыять кискенләшергә мөмкин


Токиода Әфганстанга халыкара ярдәм конференциясендә катнашучылар
Токиода Әфганстанга халыкара ярдәм конференциясендә катнашучылар
АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон, Сүриядәге хәлне тыныч юл белән җайга салу өчен вакыт аз кала, шул ук вакытта дәүләткә юкка чыгу куркынычы арта, дип белдерде. Клинтон бу хакта Токиода Әфганстанга халыкара ярдәмгә багышланган конференциядә чыгыш ясаганда әйтте.

Клинтон сүзләренчә, Сүриядә халыкара вәкил Кофи Аннаның тынычлык планын тормышка ашыру мөмкин түгел дип белдерүе һәркемгә дә хәвефле сигнал булырга тиеш.

АКШ дәүләт секретаре президент Бәшәр Әсад режимына каршылык башланган 16 ай эчендә узган ай иң кан койгычы булды, дип әйтте. Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, оппозиция хөкүмәт гаскәрләренә тәвәккәлрәк каршылык күрсәтә.

Клинтон Әсад режимының санаулы көннәре калуын һәм Сүрияне һәлакәтле вакыйгалардан саклап калырга мөмкинлеген әйтте.
XS
SM
MD
LG