Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кофи Аннан дүшәмбе Димәшккә килә


Халыкара илче Кофи Аннан ашыгыч рәвештә дүшәмбе көнне Димәшккә килә. Бу хакта Сүрия тышкы эшләр министрлыгы вәкиле белдерде. Аның сүзләренчә, Кофи Аннан ил җитәкчелеге белән сөйләшүләр үткәрәчәк.

Кичә Аннан Франциянең Le Monde газетына, Сүрия низагын тынычлык белән җайга салу планы нәтиҗәләр бирмәде һәм ул өзелергә мөмкин, дип белдерде.

Аннан сүзләренчә, Сүрия низагын тыныч юл белән җайга салу өчен бу эштә Русия һәм Иран күбрәк катнашырга тиеш.
XS
SM
MD
LG