Accessibility links

Кайнар хәбәр

9 июль – Русиядә матәм көне


Су басуда зыян күргәннәргә җыелган ярдәм
Су басуда зыян күргәннәргә җыелган ярдәм
Краснодар өлкәсендә су басуда һәм Украинада автобус казасында 14 русияле һәлак булганга 9 июльдә илкүләм матәм булачак.

Краснодар өлкәсендә су басуда зыян күргән 2700 кеше башка урынга күчерелгән. Барлыгы 152 кешенең һәлак булуы расланган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 12 меңнән артык кеше зыян күргән дип белдерә. Һәлак булганнарны җирли башладылар.

Активистлар интернетта зыян күргәннәргә ярдәм җыя. Краснодар өлкәсенә үз теләкләре белән ярдәм итәргә теләүчеләр килде.
XS
SM
MD
LG