Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиләбе өлкәсендә Русиякүләм авыл Сабантуе үтте


Дубровкада үткән Сабантуй күренеше
Дубровкада үткән Сабантуй күренеше

Чиләбе янында узган III Русиякүләм Сабантуйга өлкә губернаторы, Татарстан һәм Башкортстан президентлары да килде.

Чиләбе янындагы Дубровка авылында үткән III Русиякүләм Сабантуйда Татарстан белән Башкортстан вәкилләре һәм җитәкчеләре бергәләп катнашты. 50 меңләп кунак җыйган бу бәйрәмне Чиләбе, Татарстан һәм Башкортстан хакимиятләре бергәләп оештырды.

Бәйрәм башында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов һәм Чиләбе губернаторы Михаил Юревич Башкортстан һәм Татарстан вәкилләре, шулай ук Чиләбе өлкәсендә яшәүче татарлар һәм башкортлар оештырган күргәзмәләрне карады.



Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов сәхнәдән Сабантуй кунакларын бәйрәм
уңаеннан татарча котлап Чиләбе губернаторына аерым рәхмәт белдерде. Татарстан белән Башкортстан президентлары шулай ук журналистлар белән очрашуда бу бәйрәмне уңышлы дип бәяләүләрен әйтеп киләчәктә ике халыкның бәйрәмнәрен бергәләп оештыруны дәвам итәргә теләүләрен белдерде һәм соңгы елларда татарлар белән башкортлар арасында зур тизлек белән якынаю күрүләре турында сөйләде.

XS
SM
MD
LG