Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:07

Хөкүмәт Кырым шәһәр рәсмиләренең халыкны саклау өчен тиешле чаралар күрмәгәнен таныды


Русия хөкүмәте Краснодар өлкәсе Кырым шәһәре хакимиятләренең вакытында тиешле чаралар күрмәгәнен таныды. Ял көннәре булган каты яңгыр һәм су басу нәтиҗәсендә 170тән артык кеше һәлак булды.

Гадәттән тыш хәлләр министры Владимир Пучков, коткаручылар әле дә ярдәмгә мохтаҗ һәр кеше янына барып җитә алмады, дип белдерде.

Краснодар крае губернаторы Кырым шәһәре һәм районы башлыкларын урыннарыннан алды. Губернатор Александр Ткачев сүзләренә караганда, җирле түрәләр куркыныч су басу турында кимендә өч сәгать алдан белгән, әмма халыкка хәбәр итәр өчен тиешле чаралар күрмәгән.

Урыннан алынган Кырым районы башлыгы Василий Крутко су басу турындагы хәбәрне төнге сәгатьтә генә алуын һәм кулыннан килгәнне эшләгәнен белдерде.

Кырым шәһәренә су төндә килеп берничә сәгать эчендә өйләрне басты. Биш меңләп йорт су астында калды, меңләгән кеше өйләреннән китте. Кырым шәһәрендә бүген дә 1500ләп коткаручы эшли.

Краснодар өлкәсендә 2014 елда кышкы Олимпия уеннары үтәргә тиеш. Кырым шәһәре уеннар үтәсе урыннан 40 чакрымда урнашкан.

XS
SM
MD
LG