Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сараевода Сребреница корбаннары искә алынды


Дүшәмбе көнне Сараево шәһәрендә Сребреница корбаннарының яңа танылган мәетләре белән 520 табут төялгән машиналарны озатырга дип юл буйларына меңнәрчә кеше җыелды.

Алар чәршәмбе, Сребреница фаҗигасының 17 еллыгы билгеләнгән көнне авыл зиратында җирләнәчәк.

Машиналар кыска вакытка Босния президенты резиденциясе янында туктап, кешеләр аларга чәчәкләр салды.

Босния серб гаскәрләренең 1995 елда җиде меңләп мөселман ир-егетен үтерүе Икенче дөнья сугышыннан бирле Европаның иң дәһшәтле вакыйгасы санала.
Сараевода яңа танылган Сребреница корбаннары искә алынды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:35 0:00
XS
SM
MD
LG