Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (92)


Татар-башкорт хәрбиләре
Татар-башкорт хәрбиләре

Мәркәзи Хәрби Шура большевиклар хакимиятен кабул итә, әмма Милләт Мәҗлесе тарафыннан кабул ителгән Идел-Урал проектын Совет җөмһүрияте рәвешендә булса да гамәлгә ашыру ниятеннән ваз кичми.

Мәркәзи Хәрби Шура икенче корылтаен 1917 елның 1(14) декабрендә үткәрүне тәгаенли, ләкин, большевиклар түнтәрелешеннән соң вәзгыять катлаулану сәбәпле, аны бер айга кичектерергә мәҗбүр була. Шулай итеп, гаскәриләр корылтае Казанда 1918 елның 8(12) гыйнварында ачылып, 3 мартта гына эшен тәмамлый.

Ильяс Алкин
Ильяс Алкин
II Бөтенрусия мөселманнары гаскәри корылтаен Мәркәзи Хәрби Шура рәисе Ильяс Алкин ачып җибәрә һәм үз чыгышында “һәр милләт үзенең, үз демократиясенең теләкләренә ирешергә тырыша. Инде хәзер бу эшне башкарыр вакыт безгә дә килде. Бу корылтаебыз безнең олы бер көч буларак фикерләребезне, милләтебезнең, демократиябезнең теләкләрен гамәлгә ашырырга тырышачак. Шушы өмет белән бүген эшкә керешәбез” дип белдерә.

Хәрби Шураның басмасы булган “Известия Всероссийского мусульманского Военного Шура” исемле газетның 1917 елның 23 декабре санында Казанда 20 мең, Оренбурда 12 мең, Уфада 15 мең һәм шәһәрләрдә 10 мең мөселман гаскәри булуы хәбәр ителә. Әлбәттә инде, Мәркәзи Хәрби Шура аның рәисе Ильяс Алкин үз чыгышында әйткәнчә, үзен көчле-кодрәтле хис иткән.

Корылтайда барлыгы 200 тирәсе вәкил катнаша, аларның күпчелеген милләтче-демократик офицерлар, мөселман тәрбиясе алган авыл тумасы солдатлар тәшкил итә. Алардан тыш, делегатлар арасында төрле сәяси агымнарның тарафдарлары, эсер, меньшевик һәм большевик яклылары була (якынча 40 кеше).

Большевикларның (К.Якубов, С.Сәедгалиев, К.Касыймов, Я.Чанышев, Н.Галимов, Х.Урманов, С. Әхмәтов һ.б.) саны 22, сул эсерларныкы 13 була. 97 кеше сул карашлы милләтче, 24е – урта эсерлар. Корылтайда җәмгысе 141 татар һәм 35 башкорт катнаша. Шунысы да игътибарга лаек: делегатлар арасында Төркиядәге “Иттихад вә тәрәккый” фиркасе әгъзасы Хәлил Хәсән дә була.

Съездда күп кенә мәсьәләләр тикшерелә. Әлбәттә, иң мөһимнәре арасында милли хәрби берләшмәләр төзү мәсьәләсе була. 95нче мөселман полкы командиры Әкрәм Биглов полк солдатларының корылтайны иң соңгы ядрәләренә кадәр яклаячагын белдереп, делегатларны шуңа ышандырырга тырыша, чөнки ул көннәрдә Казанда хакимият большевиклар кулына тулысынча күчә яза.

Корылтайда каралган икенче әһәмиятле мәсьәлә - Идел-Урал дәүләте төзү. Аның буенча Йосыф Мозаффаров делегатларга карар проекты тәкъдим итә. Ул түбәндәгечә була:

1. Көньяк Урал һәм Урта Идел өлкәсен “Идел-Урал Советы җөмһүрияте” исеме астында Русия Халык Советы Җөмһүриятләре Федерациясенең бер өлеше итеп кабул итү;

2. Исеме телгә алынган җөмһүриятне игълан итү өчен махсус җыелыш үткәрү;

3. Совет Үзәк Башкарма Комитеты исеменнән вакытлы хөкүмәт төзү һәм шул хөкүмәткә демократик оешмаларның вәкилләрен, земство, шәһәр, почта-телеграф, тимер юлчылар профсоюзлары, милли оешмалар, Милләт Мәҗлесе һәйәте һәм башкорт корылтае вәкилләрен кертү.

Бу тәкъдимнәрдән күренгәнчә, Мәркәзи Хәрби Шура большевиклар хакимиятен кабул иткән. Тик шунда да аның Милләт Мәҗлесе тарафыннан кабул ителгән Идел-Урал проектын Совет җөмһүрияте рәвешендә булса да гамәлгә ашыру ниятеннән ваз кичмәве мактауга лаек.

Казанда II Бөтенрусия мөселман гаскәриләре съезды дәвам иткән вакытта Мәскәүдән күрсәтмә алган Казан большевиклары шәһәр хакимиятен кулга төшерергә ашыга. Корылтайның эше сузылганнан сузыла, ләкин һаман да дәвам итә. Аңа бик зур өметләр баглап килгән делегатлар, бирелгән вәгъдәләрнең үтәлмәве нәтиҗәсендә, төшенкелеккә бирелә башлый. Хәтта Хәрби Шура басмасы – “Безнең тавыш” газеты битләрендә дә зарланулы язмалар күренә.

Ул арада Казанда чуалышлар ешая, делегатлар кораллана, съезд хәрби лагерьга охшый башлый. Иминлек мәсьәләсе көн тәртибенә үк килеп баскач, корылтай делегатлары Болак артына күчеп, эшләрен анда дәвам итә. Болак корылтайчылар белән большевиклар арасында әйтерсең фронт сызыгын тәшкил итә. 95нче мөселман полкы да каланың бу өлешендә урнашкан була.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG