Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:32
Милләтләр комиссариаты һәм Мөселман комиссариаты (I)

Вакытлы хөкүмәтне бәреп төшергәннән соң, большевиклар иң беренче эшләр рәтендә 26 октябрь (8 ноябрь) “Милләтләр эшләре буенча халык комиссариаты (Народный комиссариат по делам национальностей - Наркомнац)” дигән орган оештыралар. Аның башлыгы итеп Иосиф Джугашвили-Сталин (1879-1953) куела.

Яңа оешма бер-берсе белән дошманлашып торган милләтләрне дуслаштыру һәм совет милли сәясәтен алып бару өчен төзелә. Милләтләр эшләре комиссариатының рәсми игълан ителгән програмында Русиядәге бөтен халыкларга тигезлек, хакимият, үз язмышыңны үзең билгеләү яки үз теләгең белән Совет дәүләтенә кушылу, этник, яки дини аермаларга бәйле өстенлекләрне юк итү һәм милли азчылыкларга үз-үзләрен тәрәккый иттерергә ирек бирү кебек шигарьләр языла, кимендә аларның тормышка ашырылу өмете бирелә.

Икенче төрле әйткәндә, Милләтләр эшләре буенча комиссариатның төп максаты урыс булмаган бөтен милләтләрне каты тикшерүгә алу, большевик йогынтысын киң җәелдерү була. Бу максатка ирешү өчен комиссариат милли кадрларны үзенә тарту эшенә керешә, революция комитетлары һәм советлар өчен хезмәткәрләр әзерли. Комиссариат эчендә хезмәт, мөһаҗирләр, иҗтимагый иминлек, мәгариф, матбугат, хокук, хәрби һәм авыл хуҗалыгы-урманчылык бүлекләре оештырыла. 1918 елда Комиссариатка бәйле алты милли комиссариат (мөселман, әрмән, яһүд, беларус, латыш һәм поляк) белән унике этник бүлекчә (чуаш, кыргыз, мари, вотяк, зырян, калмык, немец, Кавказ арты, эстон, чехословак һәм көньяк славян бүлекчәләре) эшли. 1917 елның 20 ноябрендә В.Ленинның Көнчыгыш халыкларына мөрәҗәгате белдерелә. Түбәндә тексты бирелгән бу документ (аңа В.Ленин һәм И.Сталин кул куялар) большевиклар мөселманнарны үз якларына аударыр өчен кулланган тактиканың ачык үрнәге булып тора.

“Иптәшләр! Туганнар!

Русиядә бөек вакыйгалар дәвам итә. Чит илләрне бүлгәләү максаты белән башланган канлы сугышның ахырына якынлаштык. Дөнья халыкларын кол иткән хакимият бетеп килә... Бу бөек вакыйгалар яктылыгында без сезгә - Русиянең һәм Көнчыгышның эшләп көн күргән һәм җәфа чиккән мөселманнарына мөрәҗәгать итәбез.

Русия мөселманнары Идел буе һәм Кырым татарлары, Себер һәм Төркестан кыргызлары һәм сартлары, төрк халыклары һәм Кавказ арты татарлары, чеченнар һәм Кавказның тау халыклары! Сезнең мәчетләрегез һәм гыйбадәтханәләрегез җимерелде, инануларыгыз һәм гадәтләрегез патшалар һәм Русия залимнәре тарафыннан аяк астына ташланып тапталды.

Шушы вакыттан алып сезнең инануларыгызны һәм гадәтләрегезне, милли-мәдәни истәлекләрегезне азат һәм кагылгысыз буларак игълан итәбез. Милли тормышыгызны ирекле, тоткарлыксыз көйләгез.

Моңа сезнең хакыгыз бар. Шуны белегез: сезнең хакларыгыз, Русиянең башка халыкларыныкы кебек үк, Эшче, солдат һәм крәстиян вәкилләре Советларының, революция һәм аның барлык оешмаларының бөтен көче белән якланачак.

Көнчыгыш мөселманнары, иранлылар һәм төрекләр, гарәпләр һәм һиндстанлылар... Без төшерелгән Керенский тарафыннан да якланган, тәхеттән төшерелгән патша Константинопольне (Истанбул) талау өчен төзелгән яшерен килешүләрне ертып ташланган һәм юкка чыгарылган дип белдерәбез. Константинополь мөселманнар кулында калырга тиеш.

Иранны бүлгәләүгә юнәлдерелгән шартнамәнең дә ертып ташланган һәм юкка чыгарылган булуын белдерәбез.

Төркияне бүлгән һәм Әрмәнстанны аерган килешүне дә ертып ташланган һәм юкка чыгарылган дип белдерәбез.

Дөньяны яңарту юлында сезнең дә шундый ук хисләр кичерүегезне һәм безне яклавыгызны көтәбез.”

Бу документ большевикларның пропаганда эшендә бик тәҗрибәле булганлыгын күрсәтә.

(дәвамы бар)

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG