Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 06:05

«Азатлык» һәм “Күк бүре” берләшүе турында белгечләр фикерләре


"Азатлык" һәм "Күк бүре" яшьләре бергә

"Азатлык" һәм "Күк бүре" яшьләре бергә

“Азатлык” татар яшьләре берлеге белән “Күк бүре” башкорт яшьләре оешмасының берләшүе турында белгечләр фикерләре.

Күптән түгел Уфада башкорт һәм татар яшьләре очрашты. “Азатлык” татар яшьләрен Башкортстан башкаласына “Күк бүре” башкорт яшьләре оешмасы чакырган. Бу ике милли оешма милли халыкларның хокукларын яклау өлкәсендә килешү төзү турында сөйләшкән. Русиянең бердәм төрки халыклары оешмасын оештыру да күздә тотыла.

Татар һәм башкорт яшьләре берләшә дигән яңалык федераль мәгълүмат чараларын да куркуга салды. Русиянең берничә йогынтылы матбугатында бу хакта мәкаләләр күренде.

Бу тарихи чараның киләчәге хакында төрле белгечләр фикере бер-береннән аерыла.

Руслан Айсин: “Әгәр бу бердәмлек килеп чыкса – зур эш булачак”

Бөтендөнья татар яшьләре җыены Шурасы рәисе Руслан Айсин, моны зур адым дип саный һәм киләчәгенә өметләнә.

Руслан Айсин

Руслан Айсин

“Минемчә, һәрбер берләшү процессы, бернигә карамастан, уңай тәэсирле. Беренчедән, без башкорт халкы белән тугандаш халык, мөселман халкы. Икенчедән, безнең сәяси позиция бер: халкыбызны, телебезне, мәдәниятебезне саклап калу. Республиканың махсус статусын саклап калу мөһим, чөнки ул милләтебезне саклап калуның бер коралы. Белгәнебезчә, 1990нчы елларда, кызганычк ки, араларыбыз бозылды. Әмма 2000нче елларда Бөтендөнья татар яшьләре форумы уртак тел тапты. Алар белән мөнәсәбәтләр яхшы иде. Әгәр дә яшьләрнең берләшү процесслары чынга ашса, алар уртак сәясәт алып барырлар дип уйлыйм.

Ә инде махсус чараларга килгәндә, пикетлар оештыру, президент статусын яклау – бу уңай әйберләр. Моның хакында әйтүчеләр дә, гамәлләр дә юк. Бу яшьләр сүз белән генә түгел, ә эш белән дә исбатласа - уңышка ирешеп булыр дип уйлыйм.

Һичшиксез, кимчелекләр килеп чыгарга мөмкин. Бергә булганда берничә принципка таянып эшләргә кирәк. Беренчедән, зур эшне башкарганда вак кимчелекләргә игътибар итәргә кирәкми, чөнки кечкенә проблемнар эшкә зур зыян китерә. Шуңа күрә аларны игътибарга алмаска. Әлбәттә, ул булачак, чөнки безнең башкортлар белән каршылыклар да бар. Әмма аларны уртак өстәлгә салып чишәргә кирәк. Моңарчы аның белән шөгыльләнмәделәр. Әгәр бу бердәмлек килеп чыкса – зур эш булачак”, диде Руслан Айсин.

Илшат Нигъмәтҗанов: “Татар һәм башкортның берләшүе Русиядә тотрыклылык булмауны күрсәтә”

Татар Энциклопедия институты аспиранты, Башкортстанда туып үскән Илшат Нигъмәтҗановка татар-башкорт мөнәсәбәтләре якыннан таныш. Аның фикеренчә, татарларга башта үзләре эчендә булган проблемнарны чишәргә кирәк.

Илшат Нигъмәтҗанов

Илшат Нигъмәтҗанов

“Берничә момент бар. Беренчедән, боларга тарихи яктан карасак, XVIII гасырдан ук килгән бик кызык хәлгә юлыгабыз: әгәр татар һәм башкорт хәрәкәте кушыла икән, димәк илдәге вәзгыять тотрыклы түгел дип әйтергә була. Мәсәлән, XVIII гасырдагы чуалышлар, Пугачев, Батырша баш күтәрүләре, XX гасыр башында татар-башкорт җөмһүрияте проектлары, шул ук Идел-Урал – болар барысы да илдә булган сәяси процесслар белән бәйле. Хәтта Русия империясенең таркалуына китергән хәлләр.

Миңа калса, “Азатлык” һәм “Күк бүре” оешмаларының берләшүен бүгенге Русиядә тотрыклы булмаган вәзгыять белән бәйләргә була. Мондый төр адымнарга аек акыл белән карау зарур. Һичшиксез, кисәктән тәнкыйть утына тотарга кирәкмәс һәм якты чырай белән каршы алу да артык булыр.

Кайберәүләр фикеренчә, Башкортстанда татарларның хокуклары кысыла, ә кайберәүләр татарлар һәм башкортлар арасында сугыш бара дип уйлый. Бу сүзләр янәшәсендә татар һәм башкорт хәрәкәтенең берләшүе тагын да шаккатмалы тоела. Башкортстанда озак еллар яшәгән кеше буларак, бу проблемнарны инкяр итә алмыйм, әмма бу гадәти хәл. Күп очракта милләтара мөнәсәбәтләр низаг китереп чыгарганы юк.

Русиядә төрки милләтләрне яклау програмы хакында әйтеп үтәсе килә. Миңа калса, татарларга үз эчендә барган процессларга ачыклык кертергә кирәк. Бөтен татарларны берләштерү реаль түгел, бу тарихи үсешкә бәйләнгән утопия. Әгәр татарлар бер-берсен батырудан туктаса, вәзгыять уңай якка үзгәрәчәк”, дип саный Нигъмәтҗанов.

Наил Сафиуллин: “Бу идея яңа түгел”

Татар интернетындагы иң актив блогерларның берсе Наил Сафиуллин бу ике оешманы Русия диктатына каршы тора алырга сәләтле түгел дип уйлый.

Наил Сафиуллин

Наил Сафиуллин

“Аларның берләшүе турында ишеткән идем, әмма әлегә киләчәге турында нәрсәдер әйтергә авыр. “Күк бүре” кешеләренең кем икәнен, артында кем торганын белмибез. Башкортлар моңа үзләре ничек карый? “Азатлык” яшьләре әлегә аның кадәр йогынтылы берләшмә түгел.

Татар-башкорт берләшүенә ышану да авыр. Беренче булып руханилар бу идеяны күтәреп чыкты. Мәсәлән, Тәлгать Таҗетдин. Дөресен әйткәндә, татар белән башкорт беркайчан да ике төрле халык булмады. Европада XIX гасырда милләт дигән төшенчә барлыкка килгәч, Болгар төркиләре ике ясалма милләткә бүленеп, татар һәм башкорт дип ясады. Коммунистлар безне бүлде. СССР таркалгач, Үзәк Диния Нәзарәте безне берләштерә башлады. Яшьләрнең идеясе яңа түгел. Ике оешма берләшүе, ике милләт берләшү дигәнне аңлатмый.

Ни генә булса да, бу ике оешма Русия диктатына каршы торырга сәләтле көч түгел. Бүгенге хәләтебез вакытлыча гына. Әгәр өстәге кешеләр зур глобаль процесс башласалар, “Азатлык” һәм “Күк бүре” ярдәм итә алмас. Әгәр көчле ассимиляция процессы башланса, “Азатлык” һәм “Күк бүре” оешмаларын халык шундук онытыр”, диде Сафиуллин.

Илфак Шиһапов: “Башкорт милли хәрәкәте вәкилләре беркайчан да татарга яхшы булсын дип эшләми”

Сценарист, продюсер һәм җәмәгать эшлеклесе “Азатлык” хәрәкәтенең бу адымын уен дип атый. Аның фикеренчә, Башкорстан татарлары бу килешүгә үпкәләгәннәр.

Илфак Шиһапов

Илфак Шиһапов

“Конкрет хәрәкәтләргә килгәндә, “Азатлык” һәм “Күк бүре”, әлбәттә, бергә эшли алалар. Әмма, “Азатлыкның” Уфага барып ниндидер килешүләр төзүе, Башкортстан татарларында бик катлаулы хисләр уятты. Алар моны Татарстан татарлары безне алдады, сатты дип кабул итте. Һәрхәлдә мин сөйләшкәннәре шулай дип әйтте. Бу хезмәттәшлекнең киләчәге юктыр дип уйлыйм, чөнки бу чираттагы тапкыр тырмага басу. Башкорт милли хәрәкәте татарларга куркып карый һәм еш кына кайбер вәкилләре татарны төп дошман итеп күрә. 2002 елда дәүләт хезмәтендә булган төп идеологлары Русия президентына хат та язды. Алар үзләрен Идел-Уралдан Себергә сузылган татарга каршы тора алырлык бердәнбер көч дип атадылар. Ул хатка рәсми кешеләр дә кул куйган. Хат интернетта бар.

“Күк бүре” вәкилләре, гадәттә, өлкән абзый кушкан сүздән чыкмыйлар. Башкорстанда яшәгән миллион ярым татар халкына файдалы эштә катнашырлар дип уйламыйм. Әйе, башкорт милләте большевиклар тарафыннан уйлап чыгарылган, алар шул ук татарның бер өлеше генә. Көньяклары Нугай Урдасы калдыгы булса, Көнчыгышта яшәүче башкорт дип аталучылар шул ук Себер татарларының дәвамчысы булып тора. Шуның өчен бу бик катлаулы мәсьәлә. Шуңа күрә “Азатлык” хәрәкәтенең Уфага барып ниндидер килешүләр төзүе уйланмыйча эшләнгән адым дип саныйм. “Азатлык” оешмасы татар халкының уй-фикерләрен чагылдыра дип уйламыйм. Моны яшьләр уены кебек кабул итәргә кирәк, киләчәгенә ышанмыйм. Башкорт милли хәрәкәте вәкилләре беркайчан да татарга яхшы булсын дип эшләми”, ди Илфак Шиһапов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG