Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисыр парламентының беренче утырышы берничә минут дәвам итте


Мисыр парламенты утырышы
Мисыр парламенты утырышы
Мисыр парламентының бүген берничә минут дәвам иткән беренче утырышында ил белән күчеш чорында идарә иткән Хәрби шураның һәм Югары мәхкәмәнең парламенты тарату карарының кануныйлыгын тикшерер өчен югарырак мәхкәмәгә мөрәҗәгать итү кирәклеге турында килешенде.

Депутатларның Хәрби шура һәм Югары мәхкәмә карарына каршы булган бу гамәле мөһим сәяси адым дип бәяләнә. Парламент утырышы туры эфирда телевидениедә күрсәтелде.

Югары шура парламент сайлавы хәрәмләшүләр белән узды, депутатлар парламенттагы үз урыннарын ала алмый, дип белдергән иде.

Якшәмбе көнне яңа сайланган президент Мөхәммәд Мурси депутатларны эшкә керешергә чакырды.

30 ел хакимияттә булган Хөсни Мөбәрәк 2011 елның февралендә урыныннан киткәч идарә хәрбиләр кулында калды. Депутатлар сәяси көчләр арасында хакимиятне бүлешү кирәклеге турында белдерде.

АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Мисырның ислам фиркасе вәкиле булган президентны һәм хәрбиләрне үз араларындагы каршылыкларны Мисыр халкы хакына бетерергә чакырды.
XS
SM
MD
LG