Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:37

Казанда кече бизнес вәкиле Гүзәл Мөхетдинова фикеренчә, "Вьетнам базары" ябылса, эшмәкәрләрнең 90 проценты "Яңа Тура"га бармаячак.

Хакимиятләр Яшел Үзән районына төзелеп килүче "Яңа Тура" сәүдә үзәгенә иң беренчеләрдән булып бу елның 1 октябренә "Вьетнам базары" күчәчәк дип белдерде. Казанда яхшы итеп төзелгән үз биналары булмаган базарлар 2013 ел ахырына кадәр ябылып бетәргә тиеш. Эшмәкәрләр бу хәбәрдән соң бик борчыла башлады. “Ул кадәр ерак арага йөреп эшли алырбызмы, аренда бәяләре нык югары булмасмы?” дигән сораулар аларның башларыннан чыкмый.

Базардан сатып алып көн күргән халыкның күпчелеге дә бу үзгәрешләр кибетләрдәге бәяләрнең күтәреләчәгенә китерәчәк, бәяләр көннән-көн кыйммәтләнгәндә арзанлы әйберне табып булмаячак, дип борчыла.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та базарлар ябылуның бик катлаулы мәсьәлә икәнен танып: "Кешеләр каршы булачак һәм нык ачуланачаклар. Без аларга төрле юллар тәкъдим итәргә тиеш. Алар базарларда үзләренең тормышларын алып бара", дип белдерде. Президент бу мәсьәлә уңаеннан, кешеләрне эшле итүне дә күз алдында тотып, муниципалитет башлыкларына тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

Гүзәл Мөхетдинова ачылганның беренче көненнән, менә 16 ел инде, "Вьетнам базары"нда эшли. Кече бизнес вәкиле ул. Шул гомер эчендә хакимияттәге түрәләрдән бер генә кешенең төрле мәсьәләләр туган вакытта базарда эшләүчеләр янына килеп киңәшләшкәне булмады дип әйтә. Базарларны "Яңа Турага" туплауны ул Татарстанда кече бизнесны юкка чыгару адымы буларак бәяли.

– Базар ябылу хәбәрен, гомумән, анда эшләүчеләр ничек кабул итте?

– Бу хәбәр бик авыр кабул ителде. Безнең журналистлар урамындагы бу базар шәһәр үзәгендә түгел, анда торак йортлар юк, беркемгә дә комачауламыйбыз. Аның өстенә күбесе балалары бакчаларга йөри торган әниләр эшли. Алар шәһәрдән 45 чакрым ераклыктагы яңа салынган "Яңа Тура" базарына сатучы булып йөри алмаячак. Анда 45 чакрым барырга, эштән кайтканда тагын 45 чакрым кайтырга кирәк. Кичке сәгать алтыга кадәр эшләү кирәк булачак. Аларның балаларын алырга да, ашарга пешерергә дә, ирләрен эштән каршы алырга да мөмкинлекләре булмаячак. Хәзер кая барсын кеше, алар эшсез калачак. Бер җиргә дә эшкә алырга теләмиләр хәзер.

– Ни өчен эшне сезне, халык телендә әйткәндә "Вьетнам базарын", ябудан башлыйлар? Күп кеше сезнең базарда киенә, уку кирәк-яраклары ала торган иде. Бу артык бай яшәмәгәннәр турында сүз бара.

– Безнең базарда бәяләр арзан. Урта хәллеләр, очын-очка ялгап яшәгәннәр өчен дә безнең базарда алырга һәрвакыт әйбер бар. Безнең базарны беренче ябарга теләүләрен мин, ниндидер миллиардлар чыгарып яңа, зур базар төзелгәч, аны урысча әйткәндә, раскручивать итәр өчен, аларга безнең базардагы кебек инде эшне җайга салган эшмәкәрләр кирәктер дип уйлыйм. Үзләренең яңа базарларын эшләтеп җибәрү өчен безне кулланмакчы булалар. Без анда "ниндидер корал" булачакбыз. Безнең хәлебез белән беркем дә кызыксынмый. Без бу бик зур ялгышу булачак дип саныйбыз. Бик күп эшмәкәрләр үзләренең эшләрен бөтенләй ябачак. Бик күп кеше анда бара алмаячак һәм бизнесларын ташлаячак.

Гүзәл Мөхетдинова

Гүзәл Мөхетдинова

Бездә күбесенчә хатын-кыз эшли, аларның барсы да машина йөртми. Үзе машинада йөрмәгән кеше өчен аның кадәр ерак җиргә йөрү бик уңайсыз булачак. Аннан соң төрле җиһазлар алу өчен дә күп акча түгәргә туры киләчәк. Монда да бер ябып, бер ачып дигән шикелле, безне бер абзардан бер абзарга хәстерә дә хөстерә йөртә-йөртә бик ардык. Монда хатын-кызлар арасында пенсия яшенә җитеп килүчеләр дә бар, күп кеше ябылачак. Яшьләрнең кайберләре зур сәүдә үзәкләренә сатучы булып та китәргә мөмкин. Татарстанда кече эшмәкәрлекне менә шулай итеп бетерәләр.

Без Казанның Совет районына һәр ел саен бик зур керем бирә идек, без түләгән салымнар 20 миллион сумга җитә иде. Андый салымнарны, белмим, аннан соң алар каян җыеп ала алырлар. Мин бу хәлне хакимиятләрнең бик зур ялгышы дип саныйм. Безнең базар беркемгә дә борчу тудыра торган урын түгел иде. Базарларны чүпле дип әйтәләр икән, ул чүп безнең үзебезнең базар эчендә җыештырылып бетеп бара иде. Тәртип иде анда. Безнең базарны иң югында җылытырга гына кирәк иде. Базар - базар инде ул һәрвакытта шулай булган, ә сәүдә үзәге - ул кибет. Базар элек-электән калган. Менә кеше базарның бер башыннан икенче башына бара, як-ягына карана һәм күзе төшкән әйберне ала, бу бик җайлы. Кибетләргә бер кереп, бер чыгып йөрү түгел, кеше анда бик ара. Ә базар буйлап йөреп ул тиз генә үзенә кирәкле әйберне таба.

Мин үзем айга бер тапкыр Төркиянең Истанбул шәһәренә йөрим. Анда базарлар нәкъ бездәге кебек, хәтта мондагыдан начаррак та әле. Безнең базар алар янында бик культуралы әле ул. Анда әллә нинди, хәрабә хәлендә дип әйтергә була, элекке биналар, анда борылып-борылып җир асларына төшеп китәсең. Бернинди һавасыз, тәрәзәсез җирләргә дә барып чыгасың, кире чыга алырмын микән дип курку хәленә төшәсең. Истанбул шәһәрендә дә шундый базарлар бар, чөнки аларның хакимиятләре аларны саклый, тидертми.

Базар эше элек-электән килгән ниндидер бер үзенчәлекле һөнәр шикелле бит ул. Гомер буе базардан гына алырга ярата торган сатып алучылар булган, ярминкәләргә йөргәннәр. Кешеләр аралашыр өчен, исәнләшер өчен дә базарларга килә. Базарның бер генә гаебе дә юк, анда да кешеләр тырыша һәм эшли. Базар булырга тиеш дип саныйм мин. Халыкка хезмәт күрсәтәләр, ә халыкның бик күп өлеше базардан әйбер алырга ярата. Менә вак-төяккә генә килсәк тә, савыт-саба юа торган мунчала кирәк булганда да күршедәге базарга сугыласың. Аның өчен олы карчыклар, әбиләр әллә кайдагы "Яңа Тура"га чыгып китмәячәк. Алар, гомумән, кибетләрне аңламый. Кибетләрдәге матур кызлар янына килеп алар сөйләшә дә белми.

– "Вьетнам базары"нда сатучыларны, җыештыручыларны, товар китерүчеләрне дә кушып эшләгәндә, кара исәп белән күпме кеше бар дип әйтәләр соң?

– Ун мең тирәсе кеше эшли торгандыр дип уйлыйм мин. Монда бит вьетнам, әфган, үзбәк һәм башка милләтләр бик күп. Аларны санамыйча, безнең Казан шәһәреннән татарлар һәм урыслар гына без 247 эшмәкәр. Һәрберебезнең ким дигәндә ике сату урыны бар. 500 урын дигән сүз. Безнең татар белән урыс халкының гына да 500 сатучысы бар дигән сүз. Безне - эшмәкәрләрне дә кушкач ул меңгә якынлаша. Ул "Вьетнам базары" дип аталганга анда чит илләрдән бик күп халык эшли бит.

– "Яңа Тура"ны замана таләпләренә туры киләчәк дип әйтәләр. Анда аренда бәясе ничегрәк булыр икән соң?

– Арендасы безнекен арттырып җибәрер дип уйлыйм, анысы гына да түгел, безне андагы урыннарны сатып алырга мәҗбүр итәчәкләр. Бу хәл һәрвакыт булды. Тик болай гына безне матур урыннарга китереп утыртмаячаклар. Бу өстәмә чыгымнарны без тагын каян алыйк? Без "Вьетнам базары"нда 10 процент белән эшлибез. Күпләп сатып алу бәясенә әнә шул 10 процентны кушабыз. Шуңа күрә бездә әйберләр дә кыйбат түгел, бу безнең гади халык өчен эшләгәнне күрсәтеп тора. Ә кибетләр бәяләрне өчәр тапкыр арттыра бит.

– Татарстан президенты исеменә, шәһәр башлыгы исеменә үзегезнең яңа урынга бармаячагыгызны әйтеп күмәкләшеп хатлар язмадыгызмы соң?

– Моратов исеменә дә, Халиков исеменә дә яздык. Бу мәсьәлә артыннан безнең хуҗабыз Дао Тхи Кой йөри. Хәзер каршылык белдереп урамнарга чыксаң, яңа кануннар кабул иттеләр, хөкем итә башлыйлар. Мин үзем канунга күрә демонстрация ясап чыксаң да безне тыярга тиеш түгелләр дип уйлыйм. Бу бит сәяси чара түгел, без үзебезнең эшебезне генә яклыйбыз. Әниләр балаларын ач калдырмас өчен тырышу турында сүз бара бит монда. Бүген әни кеше эшкә бармаса, балалар бакчасы өчен түләргә акчасы юк аның. Иртәгә бармаса сатучы баласына мәктәпкә төшке ашка биреп җибәрергә акчасы булмый. Хәзерге акча бүген бар, иртәгә юк. Әйберләр, азык-төлек бик кыйммәтләнде. Халык ни дип әйтергә дә белми, безнең базарда эшләүчеләр бик борчуда.

Универсиадага шәһәрне тәртиплибез дип әйтәләр. 18-20 көнлек чара бу. Без бу 18-20 көн эчендә эшләмичә, ял итеп тә торыр идек. Универсиаданы карар идек. Бернәрсәне пычратмыйча дигәндәй ябып куяр идек. Аннан соң Универсиада узгач үзебезнең эшебезгә тынычлап килеп басар идек. Безнең төп теләгебез - безгә кагылмасыннар иде.

– Базарда эшләүче эшкуарларны 100 процент дип алсак, ничә процент эшмәкәр "Яңа Тура" базарына барыр дип уйлыйсыз?

– Бәлки 10 проценты барыр, ә 90 проценты бармаячак. Бармаучылар авылларга, районнарга барып сәүдә итү урыннары ачарга мөмкин, Казандагы сәүдә үзәкләренә күченергә мөмкиннәр. Үз йортлары тирәсендә кибетләр булса, анда да керергә мөмкиннәр. Әмма "Турага" күпчелек бармаячак.

Хакимиятләргә безнең белән бу мәсьәлә турында алдан очрашып сөйләшү кирәк иде. Беркайчан да бер генә түрәнең дә шулкадәр күп кеше эшли торган җиргә килеп киңәш-табыш иткәне юк. Нишләптер хакимиятләр базар кешесен икенче сортлы кеше итеп кабул итә. Завод-фабрикаларны япканга халык мәҗбүри базарларга чыкты. Менә шул якларын аңлап, башта халык белән әңгәмәләшү кирәк иде. Шунда ачсак, монда ачсак дип киңәшергә дә була иде бит. Казанның "Яңа Тура"дан кала да тыныч урыннары бик күп иде. Костантиновка тирәсендә күпләп сатучылар килә торган җирләрдә басу шикелле урыннар бар иде. Чаллы юлы өстендә дә урыннар бар. Безгә күпләп алучылар әнә шул юл белән килә. Бу тирәдә дә күп урыннар бар. "Яңа Тура" бик ерак ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG