Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:26

Сүрия оппозициясе Русия Әсадка китәргә ярдәм итәр дип өмет итә


Сүрия оппозициясе Русия Башар Әсадның урыныннан китүенә ярдәм итәр, дип өметләнә. Бүген бу хакта Мәскәүдә Сүрия милли шурасы башкарма комитеты әгъзасы Басма Кодмани белдерде.

Чәршәмбе көнне Мәскәүгә Сүрия оппозициясенең иң зур оешмасы булган Сүрия милли шурасы вәкилчелеге килә. Федерация Шурасының халыкара эшләр комитеты башлыгы Михаил Маргелов, бу сәфәр низагны сәяси юл белән чишү турында сөйләшүләр башланганын аңлата, дип белдерде.

БМО һәм Гарәп лигасының Сүриядәге махсус вәкиле Кофи Аннан низагны чишүгә багышланган сәфәрен дәвам итеп бүген Ираннан Гыйракка килде.

Тәһранда тышкы эшләр министры Али Салеһи белән очрашуда Аннан Иранның Сүриядә тынычлык урнаштырырга ярдәм итүдә «уңай» роль унаячагына өмет белдерде. Салеһи Башар Әсадны яклавын һәм аның вәгъдә иткән реформаларны гамәлгә ашыру кирәклеген искә төшерде.

Русия һәм Иран Әсадны яклый. АКШ аның урыныннан китүен таләп итә һәм Сүриядә солых урнаштыру эшенә Иранның катнашуына каршы чыга.

XS
SM
MD
LG