Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:23

Дума Русиянең Дөнья сәүдә оешмасына кушылуын хуплады


Дәүләт Думасы Русиянең Дөнья сәүдә оешмасына (ДСО) кушылуы турындагы килешүне хуплады. 238 депутат аны яклап тавыш бирде, 208 кеше каршы чыкты, берсе тавыш бирүдән тотылып калды.

Кичә дума каршында Русиянең бу оешмага керүенә каршы урам җыены узды. Аны оештыручылар арасында коммунистлар һәм теркәлмәгән “Башка Русия” фиркасе вәкилләре бар иде.

Кичә Конституция мәхкәмәсе узган елның декабрендә имзаланган килешүнең Русия конституциягә каршы килмәве турында карар кабул итте. 23 июльгә кадәр документ парламент тарафыннан хупланырга тиеш. Аннан соң Русия ДСОның тулы хокуклы әгъзасы булачак.

XS
SM
MD
LG