Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ялутор һәм Төмән районында дини аланнар эшли


Акъяр авылы янындагы матур табигать кочагында яшьләр өчен дини-патриотик алан эшли башлады. Ә Ялутор шәһәрендә инде икенче төркем татар балалары ял итә.

Акъяр авылындагы лагерьны ачу тантанасында өлкә губернаторы киңәшчесе Сергей Шерегов та катнашты. Аның белән бергә лагерьны оештыручы Русиянең Азия өлеше мөселманнары диния нәзарәтенең Төмән казыяты мөфтие Фатыйх Гарифуллинга ярдәм итүче өлкә милләтләр эшләре буенча комитетта дин эшләре бүлеге җитәкчесе Александр Шевелев, чик сакчылары оешмасы җитәкчесе Нуретдин Ибраһимов һәм башкалар килгән иде.

“Лагерь яшьләр өчен оештырылса да”, - дип сөйләде Фатыйх хәзрәт, – «Акъяр авылыннан да балалар киләләр. Без аларны куып кайтара алмыйбыз. Алар әти-әниләре, я әби-бабалары күзәтүендә башкалар белән бергә спорт уеннарында (футбол, волейбол) катнашалар, спорт мастеры кул астында көрәшергә, суда йөзәргә өйрәнәләр, балык тоталар, көймәдә йөриләр, җәядән ук ату, атка атлану һәм дә иң әһәмиятлесе – ислам нигезләре, намаз, Коръән сабаклары алалар."

Төрле дин кешеләре, Икенче дөнья, Әфганстан, Чечня сугышларын узган ветераннар белән очрашулар үтә. Бигрәк тә “Аванпост” яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәге белән актив эш алып барабыз. Безнең еш килә торган кунакларыбыздан Бөек ватан сугышы ветераннары Әхмәт Галимов, сугышта төз атучы мәргән булган Галия Шәрипова, тыл ветераны Бибикәй Гарифуллина, “Сугышчан туганлык” хәрәкәтенең Төмән төбәк бүлеге җитәкчесе, Әфган сугышында катнашкан подполковник Рәүф Садыйков, чик сакчылары берләшмәсе вәкиле, элекке очучы Илгиз Шәриповны әйтеп китәргә була.

Мондый җәйләүләр традициягә әверелеп бара, беренчесен Индрәй авылы янында уздырсак, былтыр быелгы урында үткән иде. Яшьләргә бик ошый. Лагерьга Төмән, Вагай, Тубыл, Яркәү районнарыннан җыелган балалар рухи-әхлакый яктан да, физик яктан да ныгып кайталар өйләренә.

Лагерьда барлык кирәкле әйберләр дә бар: казанда аш пешә; йоклар, ял итәр өчен бүлмәләр әзер; иркен келәм йөгерергә дә, көрәшергә дә җитә; спорт уеннары өчен мәйдан бар, хәтта ат та алып килгәннәр. “Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәләм әти-әниләргә балаларын атта йөрергә, уктан атарга, суда йөзәргә өйрәтергә тиешләр, дигән”, - диде Фатыйх хәзрәт.

Ялутордагы мөселман аланы

Ялутор шәһәрендә мәктәп яшендәге татар балалары 300 чамасы. Алар өчен менә инде алтынчы ел Ялутор мәчете имамы Раил хәзрәт Мәхмүтов һәм милләтләр мәдәнияте, һөнәрләре үзәгенең татар бүлеге җитәкчесе Зөһрә Кожевникова тырышлыгы белән җәйге лагерь оештырыла.

Акъяр мөселман аланы
Акъяр мөселман аланы
6-14 яшьлек балалар сәгать уннан көндезге икегә кадәр ислам нигезләрен, татар телен өйрәнәләр, татар мәдәнияте белән танышалар. Үзәктә аларга гамәли сәнгатебез серләрен аңлаталар. Балалар белән сәламәтлекне саклау, юл хәрәкәте иминлеге, янгыннан саклау хезмәтләре вәкилләре әңгәмәләр үткәрәләр. Сугыш ветераннары, яшьләр оешмасы вәкилләре кунакка киләләр. Шәһәрнең истәлекле урыннарына экскурсияләргә баралар.


Акъяр мөселман аланы
Акъяр мөселман аланы
“Лагерьга түләүсез йөриләр”, - диде Раил хәзрәт, – “Көненә ике мәртәбә ашатабыз, ашау мәсьәләсен социаль хезмәт оешмалары хәл итә. Без ныклап өйрәтүне максат итеп куймыйбыз, балаларга халкыбызның меңләгән еллык мәдәнияте, тарихы барлыгын аңлатырга тырышабыз, берничә дога, тәһарәт алу, намаз уку тәртипләрен белеп кайтып китәләр. Аннары алар үзләре үк кызыксынып, ныклабрак өйрәнә башлыйлар. Мәчеткә бик күп балалар, яшьләр килә хәзер”.

Монда, әлбәттә, дини белеменә өстәп, психолог белгечлеген дә алган Раил хәзрәтнең алар белән аралаша белү осталыгын да әйтми китми мөмкин түгел. Милләтпәрвәр Зөһрә апа оештырган “Сандугач” ансамбле инде Себер, Татарстан җирендә генә түгел, Казакъстанда да танылды. Ул бер дә тиктормас ханым, гел эзләнә, сорый, булдыра – һәм барысы да үз халкы үсеше өчен. Үзәктәге татар бүлеген бетерергә дип карар чыгарганда да, өлкә губернаторына кадәр килеп җитте, ләкин саклап калды.
XS
SM
MD
LG