Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эдуард Хәбибуллин Татарстан президентының тышкы элемтәләр бүлеге башлыгы итеп билгеләнде


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Эдуард Хәбибуллинны тышкы элемтәләр бүлеге башлыгы итеп билгеләү турындагы фәрманга кул куйды.

Бүлекнең элекке башлыгы 30 яшьлек Искәндәр Мөфлиханов бу вазифадан үз теләге белән китте, дип хәбәр ителде.

Эдуард Хәбибуллинга 49 яшь. Казан Авиация институты һәм дәүләт идарәсе мәктәбен тәмамлаган Хәбибуллин 1996 елдан бирле президент аппаратында эшли. 2011 елдан бирле бүлек башлыгының Америка, Европа һәм БДБ илләре белән элемтәләр өчен җаваплы урынбасары булып тора.
XS
SM
MD
LG