Accessibility links

Лавров: Русия Сүрия оппозициясен якларга җыенмый


Сүрия оппозициясенең читтәге иң зур оешмасы булган Сүрия милли шурасының башлыгы Габдел Бассет Сәйда Мәскәүдә Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашуда, Сүриядә “инкыйлап” башланырга тора, хакимиятне сәяси юл белән үзгәртү мөмкинлеге юк, дип белдерде.

Сәйда 1991 елда Советлар Берлегенең таркалуы белән чагыштырып, “Сүриядәге хәл оппозиция белән хөкүмәт арасындагы каршылыклар гына түгел”, диде.

Сүрия милли шурасы Төркиядә урнашкан. Аны көнбатыш һәм Гарәп илләре яклый. Шура Башар Әсадны президентлыктан китәргә чакыра.

Лавров, Мәскәү оппозицияне яклый башларга җыенмый, диде. Русия рәсмиләре берничә тапкыр, низагны Сүрия үзе хәл итәргә тиеш, дип илнең эчке эшләренә чит көчләрнең тыкшынуына ризасызлык белдерде.

Лавров оппозициянең чит илләрдә һәм Сүриянең үзендәге төркемнәренең бердәм булмавына басым ясады.

Русия соңгы елларда Сүрия режимын корал белән тәэмин итеп торды. Сүриянең Урта диңгез буендагы ярында Русиянең хәрби көймәләре тора.

Британиядә урнашкан Сүриядә кеше хокуклары торышын күзәтүче оешма, узган елның мартында башланган көч куллануда 17 меңләп кеше һәлак булды, дип белдерде. Бу саннарның дөреслеген башка чыганаклар әлегә расламады.
XS
SM
MD
LG