Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә "Дальний" полиция бүлегендә кыйналган егеткә 4 мең сум түләргә кушты


Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе "Дальний" полиция бүлегендә азаплаулардан зыян күргән егеткә дүрт мең сум түләнергә тиеш, дигән карар чыгарды.

“Канунсыз сак астында тотылу эшенең мәхкәмәдә җиңәчәге шик уятмый, җәзаның бик түбән булуы – башка мәсьәлә. Акча түләтүдән тыш канунда тагын прокурор ул егет алдында дәүләт исеменнән гафу үтенергә тиеш, бу әле дә эшләнмәгән”, диде Казан хокук яклау үзәге башлыгы Игорь Шолохов.

Мәхкәмәдә катнашкан Шолохов, моның өчен яңа хөкем эше ачып тормас өчен прокурорны озакка сузмыйча гафу үтенергә чакырды.

"Дальний" полиция бүлегендә 22-24 февраль көннәрендә Алмаз Василов, Фаил Сабирҗанов һәм бүлек башлыгы Илгиз Әхмәтҗановның КФУ студентын хулиганлыкта гаепләүне үз өстенә алу өчен азаплаганы ачыкланды. Май аенда студент рухи зыян өчен 20 мең сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте.
XS
SM
MD
LG