Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:13

Русиядә 2010 елгы җанисәп нәтиҗәләренең милләтләр турында мәгълуматларына тарихчы этнолог Дамир Исхаков аңлатма бирә.

11 июль Дөньякүләм халык көне буларак билгеләп үтелә. 1987 елның 11 июлендә Җир шарында кешеләр саны 5 миллиардтан узган иде. Берләшкән милләтләр оешмасы ике ел соңрак бу көнне Халыкара халык көне дип игълан итте. Узган елның ноябрендә дөньяда халык саны җиде миллиардтан артып китте. 1970 елларга кадәр җирдә халык саны зур тизлек белән арта барган булса, хәзер арту тизлеге шактый кимеде. Галимнәр 2050 елга Җир шарында 9,5 миллиард кеше яшәр дип фаразлый.

Төрле илләрдә яки территорияләрдә халык тыгызлыгын күрсәтүче 2007 елгы Wikpedia харитасы

Төрле илләрдә яки территорияләрдә халык тыгызлыгын күрсәтүче 2007 елгы Wikpedia харитасы

Русиядә халык саны елдан ел кими бара. 1989 елгы җанисәп белән 2010 елда үткәне арасында илдә халык саны 4 миллионга кимегән. Шул ук вакытта әлеге чор эчендә урыслар саны 10 миллионга кимегән. Татарлар 2002 елгы җанисәпкә беркадәр арткан булса, соңгы җанисәп татарларның да зуррак тизлек белән кими башлавын күрсәтә. 2002 елгы җанисәпкә шактый нык арткан башкортлар да тагын кими башлаган.

Соңгы җанисәп нәтиҗәләрен җентекләбрәк караганда, татарларның саны киләчәктә тагын да кимер кебек күренә. 16 яшькә кадәр булган татарлар саны дүрт процентка кимегән. Мөселман татарлар арасында бала табу элек урыслардагы белән чагыштырганда күбрәк булып килсә, соңгы җанисәп татарлар арасында бала табуның инде урыслардагыдан кимрәк булуын күрсәтә.

Хәзер татарларның 14,8 процентын 16 яшькәчә булган балалар тәшкил итә. 2002 елда 18,6 процент булган. Шулай итеп, хәзер татарларда әлеге яшь буын чагыштырмасы урыслардагыдан да кимрәк. Русиянең иң яшь милләте Чеченнарда 16 яшькәчә булганнар 34 проценттан артык. Ингушлар белән Аварлар да алардан бик калышмый.

Соңгы җанисәпнең нигә шундый нәтиҗәләр күрсәтүен тарихчы этнолог Дамир Исхаков берничә сәбәп белән аңлата:

Милләтләрнең төрле яшьләр төркемнәре

Милләтләрнең төрле яшьләр төркемнәре

Беренчедән, шуны истә тотарга кирәк – бу җанисәп, рәсми булмаган чыганакка караганда, бик уңышлы үткәрелмәгән. Мәскәүдәге бер бик югары түрәнең әйтүенә караганда, (ул исәпкә алу эшләре белән шөгыльләнә, галим һәм түрә), зур шәһәрләрдә халыкның өчтән бере исәпкә алучыларны гомумән өйләренә кертмәгән. Һәм шуңа күрә исәпкә алуны милиция чыганаклары нигезендә үткәргәннәр. Милиция чыганакларында хәзер күп очракта милләт теркәлми. Шуңа күрә милләт дигән графа турында бу мәгълүмат бик үк ышанычлы түгел. Бигрәк тә эре шәһәрләрдәгесе.

Аннан соң шуны да истә тотарга кирәк, мәсәлән татар белән башкортны чагыштырган вакытта, татарларда, билгеле, кече яшьтәгеләрнең проценты кимрәк булачак, чөнки татарларда шәһәрләшү башкортлардагыга караганда күпкә югарырак. Бала табу шәһәрдә азрак – бу билгеле нәрсә. Өченче сәбәпне дә истә тотарга кирәк – татарлар арасында катнаш никах нык кына таралган. Татар милләтендә милли аң дигән нәрсә бераз сүлпәнәеп китте соңгы дәвердә. Шуңа күрә, катнаш никахлардан туган балалар, бәлки, бу фаразлау гына, урыс милләте булып языла башлаганнардыр дигән шик бар.

Менә шуларның барысын бергә кушып караган вакытта, татарларда бала табуның артмавын да истә тоткан вакытта, шундый нәтиҗә килеп чыгарга мөмкин. Бу тискәре нәтиҗә, билгеле.

Киләчәктә әлеге буын үскәч, бала табу яшенә җиткәч, бу бит инде татарларның санын тагын да ныграк киметәчәк дигән сүз.

Бер төркем галим берничә ел элек 2025 елга татар күпме була дигән фараз ясаган иде. Ул фаразга караганда, татарның саны 2002 елгы белән чагыштырган вакытта ярты миллионга кимергә тиеш иде. Хәзерге мәгълүматларга караган вакытта, кимү темпы бәлки ул фараздагыга караганда да югарырак булыр. Чөнки без бу соңгы ике исәпкә алу арасында да шактый халыкны югалттык.

Аның сәбәпләре төрле. Ул физик яктан юкка чыккан дигән сүз түгел. Милләт алыштыру булгандыр дип уйлыйм. Ассимиляция кебек нәрсәләр булырга мөмкин. Шуңа күрә сәбәп бер генә түгел. Бәлки татар физик яктан юкка чыкмагандыр да.

Ләкин 2002 һәм 2010 елгы җанисәпләр арасында татарлар бераз кимесә дә, процент чагыштырмасы белән караганда шул ук калган. Ә урыслар, мәсәлән, 1989 елдан 2010 елга кадәр вакыт эчендә 10 миллионга кимегән. Ничек шулай зур аерма килеп чыга икән?

Өч җанисәп арасында төрле милләтләрнең сан ягыннан үзгәреше

Өч җанисәп арасында төрле милләтләрнең сан ягыннан үзгәреше

Урысларның саны кими – ул бит билгеле әйбер. Ел саен урыслар 700 мең халкын югалтып баралар. Туучылар белән үлүчеләр арасында сан аермасы бар, шуңа күрә урысларның саны кими. Дөрес соңгы ике исәпкә алу арасында урыслар процент чагыштырасы ягыннан караганда бераз арткан. Ләкин, ул беренче чиратта элекке халыкны исәпкә алуда язылган беларус һәм украиннарның урыс булып язылуы белән бәйледер дип уйлыйм мин. Чөнки соңгы исәпкә алу вакытында беларусларның һәм украиннарның саны кимеде. Хәзер Русиядә милләтчелек көчәю сәбәпле беларусларга һәм украиннарга үз милләтләрендә йөрү файдалы түгелдер, дигән шик бар. Әмма 1989 ел белән чагыштырганда, билгеле урыслар югалту белән баралар демографик яктан.

Дамир әфәнде, соңгы җанисәп нәтиҗәләренә караганда, яшьләр иң күп булган халык ул чеченнар, ингушлар һәм аварлар. Кавказ халыкларының киләчәген сез ничек күзаллыйсыз?

Һәрхәлдә демографик яктан бу алар өчен бик уңай бер күренеш. Аларның саннары Кавказда да, гомумән ил эчендә дә артачак дип уйлыйм. Алга таба бу аларга, билгеле, үсеш мөмкинлекләре тудырачак. Демографик потенциал югары булса, ул халыкның алга таба үсеш мөмкинлеге артачак дигән фаразлар бар галимнәр арасында. Бу дөньяда да шулай карала.

Билгеле, моның аңлатмасы бар үзенә күрә, чөнки бу өч халыкта да хатын-кызларның күбесе өйдә утыра. Бала табу анда югары дәрәҗәдә. Ирләр генә эшли. Аннан соң алар әле яшь милләтләр, аларда демографик үсеш иске модельләр буенча бара. Аларда әле шәһәрләшү бик югары түгел. Шуңа күрә аларның саны алга таба да артачак һәм гомумән бу Кавказ халыклары алга таба Русиядә мөселманнар арасында зур роль уйнаячаклар. Билгеле, бу шартларда алар татарның үкчәсенә басып килә инде арттан.

Ләкин аларның артуы инфраструктура булмаган, эш урыннары булмаган шартларда бара. Киләчәктә бу зур бер проблемга әйләнмәсме икән?

Төрле халыкларның бермилләтле йорт хуҗалыклары саны һәм зурлыгы

Төрле халыкларның бермилләтле йорт хуҗалыклары саны һәм зурлыгы

Регион өчен проблемнар булачак, билгеле. Анда эш урыннары булдыру кирәк булачак, яисә алар читкә китәргә тиеш булачак. Андый проблемнар бар. Әмма үлчәүгә салып караган вакытта, алга таба демографик потенциал да кирәк булачак. Чөнки демографик потенциал нигезендә яңа үсешне оештыру мөмкин. Икътисади мәсьәләләрне чишәргә, ул әйберләрне эшләргә була. Бусы Русиянең киләчәгеннән тора инде. Кавказда җитештерүне урнаштыру, яисә халыкны башка урынга күчерү кебек програмнар бар бит. Шул ук вакытта моның кавказлар өчен тискәре яклары да бар. Алга таба анда икътисадый корылышның ничек булуыннан да тора. Халык үрчеп кенә алга китеп булса, иң алдынгы илләр Һиндстан белән Кытай булыр иде, әмма алар түгел бит. Халыкның сыйфат мәсьәләсе дә бар.

Сез татарларның төп проблемы буларак ассимиляция һәм катнаш никахларны әйтеп киттегез. Бу күренеш киләчәктә кайсы якка табар үзгәрер дип уйлыйсыз?

Әлегә уңай ягы бик күренми. Ассимиляциягә каршы торырлык бердәнбер, мин уйлыйм, нәрсә бар – ул да булса, диннең әһәмияте көчәю. Ислам аңы көчәйгән саен, бәлки бу катнаш никахлар кимер, дигән һипотеза чыгарырга була. Әмма бүгенгә әле диннең әһәмияте үсә барса да, ул көчле дип әйтеп булмый. Шуңа күрә, катнаш никахлар алга таба да яшәрләр дип уйлыйм. Бу билгеле, безнең бик тискәре күренеш, әмма бу безнең халыкның үзеннән тора. Яшьләр арасында милли һәм дини аң җитәрлек түгел әле бүген дә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG