Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Сүрия качакларына 200 миллион доллардан артык акча тоткан


АКШ дәүләт секретаренең демократия һәм глобаль мәсьәләләрдәге урынбасары Мария Отеро Төркиянең көньяк-көнчыгышында Сүрия качаклары лагерендә булып киткәннән соң “Төркиянең качакларга ярдәм итүе бар дөньяга үрнәк”, дип белдерде.

Төркия министры Бүләнт Арынч, Төркия качакларга 200 миллион доллардан артык акча тотты, дип белдерде.

«Сүрия хөкүмәте үз халкын юк итә. Көн саен Төркия чиген йөзләгән сүрияле үтә, алар үз илләрендә булып яткан вәхшилекләр турында сөйли. Төркиянең чиге алар өчен ачык булачак», диде министр.

Качаклар өчен финанс ярдәм Күвәйт, Согуд Гарәпстаны, Америка һәм Европа илләреннән килә.
XS
SM
MD
LG