Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа раввиннары оешмасы Германиядә сөннәтләү йоласын сакларга чакырды


Европаның кадими яһүд раввиннары конференциясе исемле оешма Германия яһүдләрен илдә мәхкәмә карары белән сөннәтләүнең тыелуына карамастан, бу гадәтне сакларга чакырды. Бүген Берлинда бу оешманың чираттан тыш утырышы узды.

Ир баланы сигез көн тулгач сөннәткә утырту яһүд диненең нигезләренең берсе, диелде очрашуда.

Июнь аенда Кельн мәхкәмәсе дүрт яшьлек мөселман малаен сөннәтләгән вакытта аның сәләматлегенә зыян салган табипны хөкем итте һәм сөннәтне тыю карарын чыгарды.

Европаның яһүд һәм мөселман оешмалары Германия парламентына вазгыятьне ачыклауны сорап мөрәҗәгать итте.

Германиядә дүрт миллион чамасы мөселман һәм 200 меңләп яһүд яши.
XS
SM
MD
LG