Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмән телевидениесендә яңа татар тапшырулары


Драмтүгәрәк әгъзалары
Драмтүгәрәк әгъзалары

“Төмән вакыты” телевидениесе “Яңа сулыш” һәм “Себер йолдызлары” дип исемләнгән татар тапшырулары күрсәтә башлады.

Июнь ахырында “Төмән вакыты” телевидениесе татарлар тормышы һәм мәдәнияте турында “Яңа сулыш” һәм “Себер йолдызлары” дип исемләнгән яңа тапшырулар күрсәтә башлады. Бу тапшыруларны тамашачыларга “Очрашулар” програмы аша таныш Ләйсән Хөрмәтуллина әзерли.

“Проект мәдәни казанышларыбызны елдан-ел күбрәк оныта барган яшьләргә юнәлтелгән. Без мәдәниятебез турында тулырак итеп, төптәнрәк фикер йөртеп сөйләргә, күрсәтергә уйлыйбыз”, - дип яңалыгы белән уртаклашты Ләйсән.

“Төмән вакыты” телевидениесе җитәкчеләре, тапшыруларның исемен алыштырып, эчтәлегенә дә үзгәрешләр кертергә булды. Хәзер ул һәр чарада, вакыйгада, гореф-гадәттә һәм башкасында иң үзенчәлекле, файдалы, кызыклы якларын ачыкларга, һәркемгә аңлашылырлык дәрәҗәдә җиткерә белергә омтыла.

“Яңа сулыш” - телеканалда еш барлыкка килгән кызыклы тапшыруларның берсе. Ул татарларның иҗтимагый тормышы белән төрле яклап таныштырырга уйлый. Тапшыруны төшерүчеләр өлкәнең танылган, кызыклы кешеләрен эзләп шәһәр-авыллар буйлап йөрергә, дини йолаларны да онытмаска тиеш булалар. Кайберләре “видео-дәрес” рәвешендә дә биреләчәк. Күп төрле сәхифәләрдә татар халкының көнкүреше, өйдәге үзенчәлекле яки сирәк кулланыла торган хуҗалык әйберләре, милли аш-су әзерләү тәртибе, татар телен өйрәтү ысуллары белән танышырга мөмкин булачак. Ә чәй өстәле янында хөрмәтле һәм абруйлы шәхесләр белән актуаль мәсьәләләрне ачыклау тамашачыларга бигрәк тә ошар.

Студиянең беренче кунаклары итеп дин әһелләре чакырылды. Фатыйх хәзрәт белән Әмир хәзрәт ел саен оештырыла торган җәйге яшьләр дини-патриотик аланы турында сөйләде. “Быел икенче мәртәбә уздырыла, үткән ел бик яратып калганнар иде. Анда төрле дәүләт, дини оешмалар вәкилләре катнаштылар. Ислам нигезләре өйрәтелде, Коръән укыдылар, атларда йөрделәр”, - дип сөйләде Фатыйх хәзрәт.

Ә инде икенче тапшыруда өлкәдә хөрмәтле хатын-кызларның берсе Елена Камалова пәрәмәч пешерү серләрен аңлатты. Студиянең кунаклары өлкә Сабантуе җиңүчеләре иде.

Шулай ук тагын бер яңа тапшыру – “Себер йолдызлары”н тәкъдим итү дә булды. Аның максаты: өлкәдәге иң шәп сәнгать төркемнәре, башкаручылар турында сөйләү, аларның эш тәҗрибәләре белән уртаклашу, иҗат алымнары белән танышу. Аның беренчесе өлкәдә “кеше-оркестр” исеменә ия булган Әбүзәр Миңнебаевка багышланды. Әбүзәр егермеләп музыка уен коралында уйный, хәзер үз һөнәренә Төмән шәһәре мәдәният үзәгендә яшьләрне өйрәтә - “Чимги-тура” уен кораллары төркеме бар.

Алдагы тапшыруда Индрәй авылының авыл музее җитәкчесе Галия апа Сагитуллина оештырган театр түгәрәгенә йөрүчеләр сәләтләрен күрсәттеләр. Ул инде ничә буын балалар белән төрле пьесалардан өзекләр әзерли, үзе язган сәхнә әсәрләре генә дә утыздан арткан.

Ләйсән Хөрмәтуллина: «Яңа тапшыруларда без өлкәдәге татар тормышының бөтен яклары белән дә таныштырачакбыз, яңартылган сәхифәләр, яңа темалар тамашачы күңеленә хуш килер дип уйлыйм” диде.

XS
SM
MD
LG