Accessibility links

Кайнар хәбәр

Согуд Гарәбстаны Олимпия уеннарына беренче тапкыр хатын-кыз спортчыларны җибәрә


Халыкара Олимпия комитеты мәгълүматларына караганда, Согуд Гарәбстаны тарихта беренче тапкыр уеннарга ике хатын-кыз спортчыны җибәрә. Моңа кадәр такымда бары тик ирләр булды.

Лондонда 27 июльдә башланачак Олимпия уеннарында Согуд Гарәбстанынан дзюдо көрәшчесе Али Сераҗ Габделрәхим Шархани һәм 800 метрга йөгерүче Сара Аттар катнашачак. Бу уеннарга беренче тапкыр шулай ук Катар һәм Баһрәйннән дә хатын-кыз спортчылар килә.

Олимпия комитеты ураза тотарга теләгән спортчылар өчен барлык шартлар тудырылачак, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG