Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:07

14 июльдә керәшеннәрнең республика күләмендәге Питрау халык бәйрәме 13нче тапкыр Мамадыш районының Җөри авылында узачак. Бу бәйрәмне сәясәтләштерелгән тамаша дип бәяләүчеләр дә, йолаларны саклап калу чарасы дип әйтүчеләр дә бар.

Бу юлы да бәйрәмгә Русиянең башка төбәкләрендәге керәшеннәр дә киләчәк. Питрауны оештыручылар: “Керәшеннәр христианнарны – Петр һәм Павел исемле апостолларны искә алу көнен, Питрау бәйрәме итеп уздырып килә. Чынлыкта, чиркәү бәйрәме саналган Питрау хәзер керәшеннәр өчен милли бәйрәмгә, керәшеннәрнең бергә җыелу чарасына, халык бәйрәменә әйләнде”, дип белдерә.

Монда елдагыча “Керәшен чибәре” бәйгесе үткәреләчәк, театрлаштырылган тамаша күрсәтеләчәк, фольклор төркемнәре дә чыгыш ясаячак, спорт уеннары, төрле ярышлар, яшьләр өчен дискотека, балалар мәйданчыгы да булачак. Берьяктан караганда, бу бәйрәм заманалаштырылган шоулы тамашалардан һәм төрле ярышлардан торган чаралардан әллә ни аерылмый кебек.

Республика керәшен оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, керәшеннәрнең “Туган айлар” газеты баш мөхәррире Людмила Белоусова, гомумән, керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау өчен эзлекле эш алып барылуын, Питрау бәйрәменең дә бу юнәлештә зур чара булып торуын әйтә.

– Мамадыш районы Җөри авылында уза торган Питрау бәйрәме керәшеннәрнең электән килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау өчен нинди роль уйный?

– Җөри авылындагы Питрау бәйрәме – керәшен мәдәниятен бөтен барлыгы, матурлыгы һәм төрлелеге белән күрсәтә ала торган бердән-бер мәйдан. Татарстаннан гына түгел, Башкортстан, Удмуртия, Чиләбе, Самар өлкәләреннән, Мәскәүдән дә күп кунаклар килә безгә. Бу бәйрәмгә 30-40 мең кеше җыела. Концерт заллары, мәдәният йортлары моның кадәр күп кешене сыйдыра алмый. Питрау бәйрәме аланы безнең керәшен мәдәниятен зур мәйданга чыгара. Менә аның төп роле шунда дип әйтәсем килә. Бу бәйрәмгә бөтен Русиядән керәшеннәр җыела, агыла.

Людмила Белоусова

Людмила Белоусова

Быел без бәйрәмдә бер яңалык та керттек. Ногайбәкләргә, Алабуга керәшеннәренә, Мәлки керәшеннәренә аерым бер йорт бирдек. Мәлки керәшеннәре Кайбыч районында яши. Бу – бик үзенчәлекле бер төркем. Алар чуашларга тартым һәм фәндә аларны Мәлки керәшеннәре дип йөртәләр.

Керәшеннәр үзләренең төркемнәре белән дә аерылып тора. Аларның киемнәрендә, сөйләшләрендә, мәдәниятләрендә һәм традицияләрендә дә аерымлыклар бар. Галимнәр аларны берничә төркемгә бүлеп йөртә. Гомум керәшен бәйрәме икән, без керәшеннәрнең төрлелеген, матурлыгын бер урында күрсәтәбез. Аның төп роле – керәшен культурасын бөтен дөньяга таныту да булып тора.

– Керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен саклау бәйрәмнән-бәйрәмгә генә ме, әллә эзлекле концепциясе дә булдырылганмы?

– Бәйрәмнән бәйрәмгә генә түгел. Соңгы елларда керәшен дөньясында бик зур үзгәрешләр булды. Хәзер керәшен яшьләренең "Бәрәкәт" оешмасы эшләп килә. Без керәшен яшьләренең ике форумын уздырдык. Менә бишенче тапкыр инде керәшен җырын яшь башкаручыларның фестивален үткәреп киләбез. Ул фестиваль үз географиясен киңәйткәннән-киңәйтә бара. Районнарда, шәһәрләрдә республика керәшен оешмасының бүлекләре эшләп килә. Ильинскийның 190 еллыгын билгеләп үттек. Фәнни конференцияләр оештырабыз, балалар белән дә эшлибез. Гыйнвар аенда беренче тапкыр балалар фестивале үткәрергә җыенабыз. Хәзер республикада "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен ансамбле бар. Алар бик зур мәдәни эш алып бара. Татарстан фәннәр академиясендә керәшеннәрне һәм ногайбәкләрне өйрәнү үзәге ачылды. Галимнәр керәшен мәдәниятен, тарихын өйрәнә. Шуңа күрә, без эзлекле бер концепция белән эшлибез. Алга да планнарыбыз зур.

– Гади халык керәшеннәрнең электән килгән йолаларын, гореф-гадәтләрен үз тормышларында саклыймы, әллә алар заманлашканракмы?

– Бөтен дөньяга кагылган глобальләшү керәшеннәрне генә читләтеп узмады. Татарда һәм русларда бик аз сакланган фольклор әлегә керәшеннәрдә бар. Без бүген өлкән буын һәм яшьләр белән эшлибез. Бу Питрауга да үзенчәлекләрне кертергә тырышабыз. Күргәзмәләр дә булачак, өйләрен үзләренчә бизәячәк. Үзләренең мәдәниятен күрсәтәчәк. Бу чарага һәркем үз програмы белән килә. Бу бәйрәмне халык яратып көтеп ала. Галимнәр дә, читтән килгәннәр дә бездә күңел һәм рухи байлыкларның шактый сакланганын күрә. Бу бәйрәмне керәшеннәр сокланып, яратып кабул итә. Әле ачыласы әйберләр дә алда дип саныйм мин.

****

Татарстан дәүләт традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова фикеренчә, Питрау бәйрәме республика җитәкчелеге алып барган милләтләр дуслыгы сәясәтенә туры килгән һәм милли үзенчәлекләрне күпмедер дәрәҗәдә генә үзенә алган бер шоулы тамаша гына. Җәүһәрова Азатлык радиосына милли гореф-гадәтләрне, йолаларны саклау концепциясе әлегә кадәр булдырылмаган дип борчылуын белдерде.

– Татар халкының бер өлеше булган керәшеннәр 11 июльдә Чаллы ягында үз бәйрәмнәрен үткәрде, 14 июльдә Җөри авылында республика күләмендә Питрау булачак. Керәшеннәр Сабантуйга караганда да якынрак итәме бу бәйрәмне? Ул аларның гореф-гадәтләренә күбрәк туры килгән бәйрәм булып торамы?

– Җөри авылында үтә торган бәйрәмнең асылына керәшеннәрнең бу якта яши торган керәшеннәрнең гомер бакый үткәргән кичке Сабантуйлары салынган. Җөри халкы аны хәзер дә Кичке Сабантуй дип атый. Кичке Сабантуйны монда халык гел үткәреп килгән. Ә Питрауга килгәндә, аны элек чиркәү үткәргән. Петр һәм Павелны искә алу көне буларак оештырылган. Бүгенге бәйрәм Питрау көненә туры китеребрәк оештырыла.

Фәнзилә Җәүһәрова

Фәнзилә Җәүһәрова

Әмма элек-электән Җөридә яши торган керәшеннәр Кичке Сабантуйны үткәреп килгән. Питрауда да Кичке Сабантуй элементлары шактый күп. Ул кичен биш-алтыларда башлана һәм иртәнге таң атканга кадәр дәвам итә. Анда мәҗүсилектән үк килгән учак ягып, аның аша сикерү йолалары да бар. Бу бәйрәмдә татарларга хас булган җыен элементлары да саклана. Моны Сабантуй һәм керәшеннәрнең мәҗүсилектән калган йолалары кушылмасы дип тә карарга мөмкин. Сабантуйның үзенә генә хас бәйгеләре бар. Бер өлеше хәзер Питрау бәйрәменә дә кертелгән.

Хәзер Питрау иң беренче чиратта фестиваль рәвешендә үткәрелә. Анда керәшен коллективлары чыгыш ясый. Питрауга хас кына йолалар үткәрелә дигән җөмләне мин бу очракта әйтә алмыйм. Шулай ук "Иң чибәр керәшен кызы" бәйгесе дә электән татарларның җыеннарына хас күренеш. Сабантуйдагы кебек монда да көрәштә батыр калалар. Моны хәзер "Питрау Сабантуе" дип әйтүчеләр дә бар. Бу үзенчәлекле, төрле керәшен төрлечә аңлаган бәйрәм. Бу бәйрәм хәзер Татарстанда бик популяр, аны башка халыклар да үз итә. Бөтен керәшеннәрнең үзара җыйналып, бер-берсе белән күрешә торган һәм беркадәр сәясәтләшкән бәйрәм булып тора. Милләтләр арасында мөнәсәбәтләрне ныгыту, Татарстанда һәм шулай ук Русиядә милләтләрне саклауга мөнәсәбәте булган сәясәт кысаларында үткәрелә торган бер мәдәни чара булып тора.

– Бу бәйрәм белән керәшеннәрнең гомер-гомердән килгән үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрен саклап калып буламы соң?

– Аларны бер бәйрәм генә саклап кала алмый шул. Бәйрәм ул айсберг-бозтауның иң югары ноктасы, күренә торганы, тамашасы, шау-шуы. Бәйрәм үткәреп керәшеннәргә хас традицион мәдәниятне саклыйбыз дигән җөмләне әйтеп булмый. Традицион мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклау ысуллары алар башка яссылыктарак ята.

Әйткәнемчә, Питрау да Җөри тирәсендәге керәшеннәрнең Кичке Сабантуе инде ул. Питрау дип атау аны бик шартлы. Питрауны саклыйбыз дип әйтәбез икән, шул ук вакытта без Тройчинны сакларга тиеш. Элек-электән Троицаны Тройчин итеп үткәреп килгәннәр. Чөнки аларның чиркәүләре шуңа караган.

Мәлки керәшеннәренең бүгенге көндә рәхәтләнеп торгызып була алырдай кичке уеннары исән. Алар әле аны белә һәм ничек уйнаулары турында сөйли. Бу керәшеннәрнең үзләренә хас кичке уеннарын үткәрә торган ике көнлек чара булдыру кирәк.

Бүген ни кызганыч, без еш кына Татарстанда чуашларның Уявын, мордваланың Балтаен, удмуртларның Гырон - быдтоннын, татарларның Сабантуен үткәрәбез, керәшеннәргә менә Питрау бар, дигән җөмлә белән без аларның традицион мәдәниятләрен саклыйбыз дип әйтергә омтылабыз. Ләкин, ул алай түгел! Бүген ЮНЕСКО кысаларында аларны, шул исәптән Сабантуй, Питрау, Уяв да - берсе дә матди булмаган мирас буларак бәяләнә алмый. Чөнки анда аутентик кануннар сакланылмаган. Бу чаралар фестиваль белән бәйрәмнең бер кушылмасы. Бу бәйрәм хәзер Татарстан идеологиясенә утыртылган бер чара булып тора. Эзләнә, тикшерә башласаң, Уяв да гомер-бакый үткәрелгән йолалар юк дәрәҗәсендә. Саклау чистемасы бөтенләй юкка чыгарылган, ул ниндидер бер шоу тамашага гына әйләнеп калган.

Бүген Татарстандагы халыкларның мирасларын саклау системасы эшләнелмәгән. Быел Татарстанда тарихи-мәдәни мирасны саклау елы. Кызганыч, бу програмга күз салсак, беренче чиратта тарихи һәйкәлләр генә күз алдында тотыла. Бу һәйкәлләр белән бергә, табигать тыюлыклары, матди булмаган мирас-йолалар да бар бит. Болар бүген барсы да күз алдыннан төшеп калып бара.

Бу ел тарихи һәм мәдни мирасны саклау елы итеп игълан ителгән икән, без аның концепциясен кабул итәргә тиеш. Киләсе елга, йә быел Русиянең мәдәният турындагы яңа кануны кабул ителә икән, ул җәмәгатьчелектә тикшерүләр үтте инде, анда матди булмаган мирасны саклау системасы бик төгәл итеп язылган. Без Татарстанда быел матди булмаган мирасны саклауның норматив документларын кабул итеп аның програмын булдырып, канун гамәлгә керсә, без шулар нигезендә ниндидер бер эш башлый алыр идек.

2008 елда Русиядәге халыкларның матди булмаган мирасын саклау концепциясе кабул ителде инде. Бүген Татарстанда аны тормышка ашыру ысуллары булдырылмаган.

– Бу механизмнарны кем, мәдәният министрлыгы, хөкүмәт, йә булмаса сезнең үзәк ме эшләргә тиеш?

– Мәдәният министрлыгы безнең үзәк белән берлектә хөкүмәткә чыгарга тиеш. Бу концепция хөкүмәт карары белән кабул ителергә тиеш. Концепция үзе генә програмсыз эшли алмый. Програм үзе генә язылып та эш бармаячак. Болар ниндидер финанслар белән ныгытылырга тиеш.

Әгәр бу концепция эшләнеп кабул ителә калган очракта фәнни мониторинг үткәрү иң беренче эшебез булырга тиеш. Татарстанда матди булмаган мирас урыннарын (объектларын) барлау кирәк. Алар билгеләнмәгән. аларның кайчандыр булуы турында этнография фәнендә генә беркадәр язылган. Шулардан нәрсәсе сакланганны, кайсы урыннарны сакларга мөмкинлеге ачыкланырга тиеш.

Объект-урын дигәннән, аңа ЮНЕСКО тарафыннан билгеләнгән системага утыртылган, бүгенге көндә дә яши торган аутентик йолалар, теге йә бу җырны башкару, халык уен коралында уйнау традицияләре, халыкның гамәли сәнгатен булдыру технологияләре керә. Халыкның гамәли сәнгатен булдыру дигәннән, ниндидер бер останың алтыннан, көмештән эшләнгән әйберләрен саклап консервацияләү түгел, аны эшләү технологияләрен саклау кирәк. Моңа шулай ук уен кораллары ясау технологияләре дә керә. Теге йә бу йоланы башкара торган урыннар шулай ук ул объектка керә. Ләкин үткәндә булганнары түгел, ә бүген халык саклый торганнары.

Бүген татарлардан нәрсәне кертер идегез дисәләр, мин сигез фольклор ансамблен кертер идем. Бу ансамбльләр авылларда төзелгән һәм аларны башкаручы әбиләр мирасны саклаучылар булып тора. Ул әбиләрне генә кертү җитми, алар янында балалар ансамбленең дә булуы мәҗбүри. Шулай булганда гына без башкару ысулларын саклый алабыз.

Якутлар "Аланхо"ны ЮНЕСКОга кертте. "Аланхо"ны башкаручы гомеренең соңгы көненә кадәр 30 мең сум стипендия ала. Бу акча һәрвакыт индексацияләнеп тора. Ул бүтән эш белән шөгыльләнми. Мондый оста бар икән, ул мәҗбүри рәвештә үз янында бер өйрәнчекне дә тотарга тиеш. Өйрәнчеге булмаган очракта ул стипендиягә лаек булмаячак. Алар шулай эшләгән һәм ЮНЕСКО да шулай эшли.

Безнең Татарстанда "Каравон"ны ЮНЕСКОга кертеп була дигән сүз кузгалган иде. "Каравон"ны кертеп булмый, чөнки бу бәйрәм элек кечкенә генә бәйрәм рәвешендә үткән. Ул бүген фестивальгә әйләнде. Аңа төрле традицияләр тупланган. Ә менә Лаеш районының Рус Никольски авылының "Каравон" фольклор ансамбле ЮНЕСКОга керә ала. Чөнки аларның үзләренә генә хас башкару ысулы белән җырлаган җырлары бар. Үзенчәлекле җырлау традициясе буларак ул бик уникаль.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG