Accessibility links

Кайнар хәбәр

Питрауның беренчесе Чаллыда узды


Питрау сылулары
Питрау сылулары

Быелгы Питрау Чаллы керәшеннәре өчен шактый үзенчәлекле булды. Бәйрәм уеннарына яңа тамашалар өстәлү белән бергә, биредә Чиләбе өлкәсеннән килгән нагайбәкләр да катнашты.

Кичке сәгать алтыда Җиңү паркында башланган Питрауда халыкның башка елларга караганда күбрәк булуы күзгә ташланды. Тамашаны танылган җырчы Виталий Агапов һәм Раиса Ипеева алып барды.

Чаллыда уза торган Питрау төп эчтәлеге белән күп еллар буена бер төрле калып килсә дә, үзгәрешләр гел булып тора.

Виталий Агапов сәхнәдә
Виталий Агапов сәхнәдә
“Элек Чаллы Питрауы соңрак уза иде. Быел бәйрәмне без башлап җибәрдек. Татарстанга беренче тапкыр зурлап Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районы Кассель авылыннан “Ностальгия” фольклор ансамбле килде. Мин аларга 5 көн дәвамында безнең якларда булырга тәкъдим иттем. Җөридә генә булмыйча, Чаллы, Сарман, Зәй, Түбән Кама калалары һәм авылларында булырсыз, дидем. Бу эштәге чыгымнар минем һәм егетләр өстендә. Бүгенге уенда бүрәнә кисү, Питрау себеркесе җыю, утын алып кайту, аны кисү, яру, ераклыкка томыру кебек халыкка якын тамашалар күрсәтелә. Быел соңгы Питрау 15 июльдә, Түбән Кама районының Балчыклы авылында узачак”, диде Чаллы керәшеннәр җәмгыяте рәисе, танылган җырчы Виталий Агапов.

“Ерак юлны якын итеп килегез әле дип, безне Татарстан керәшеннәре чакырды. Җиңел генә җыенып, менә килеп тә төштек. 1990 еллар авыр булды, шулай да казак рухы саклап калынды. Колхоз-совхозларны да таратмадык, эшлибез. Үзебезнең ишек алдындагы малларга ышанып торып ятабыз. Сабантуйларыбыз уза. Быел нагайбәк казаклары Бородинода җиңүнең 200 еллыгында катнашалар. Париж авылында казак гаскәриләре парады булачак. 25-26 августка барча халыкны шунда чакырабыз. Нагайбәк районында бары керәшеннәр генә тора. Укулар урысчага күчеп бетте. Үземне дә мәктәптә укыганда керәшенчә сөйләштермәделәр, әбиләр өйрәтте. Хәзер балаларны “кытыр-бытыр” сөйләшәләр дибез, телләрен онытып киләләр. Сарашлы авылы балалар бакчасындагы бер төркемдә телне өйрәтергә тырышалар үзе. Ләкин көчле програм юк. Бакчадан киткәч тагын телләрен җуялар. Соңгы халык санын алуда Чиләбе өлкәсендә 126 мең кеше үзен керәшен дип яздырган дигән сүзләр бар, ләкин төгәл саннарны әйтә алмыйм”, дип мәгълүматлар бирде Нагайбәк районы музее хезмәткәре, Чаллы Питравында катнашкан Татьяна Яковлева.

Нагайбәкләрнең “Ностальгия” ансамбле вәкилләре сәхнәгә күтәрелеп шигырьләр сөйләде, такмаклар әйтте, җырулар башкарды. Питрауда аларның менә мондый эчтәлектәге шигъри юллары да яңгырады:

Дөнҗада керәшеннәр аз түгелдер,
Җыелыек бергә бер көнне,
Сөйләшиек гөрләп, сайрашыек,
Керәшеннәр сөйләшә, дисеннәр.

Бәйрәмдә керәшен “сандугачы” Вера Васильева, Чаллы, Алабуга керәшеннәре ансамбльләре дә чыгыш ясап, халыкның күңелен күрде.

XS
SM
MD
LG