Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Дәүләт думасы каршында пикет бара


Русиянең Дәүләт думасы каршында яла ягуны җинаять итеп санау һәм табыш китермәгән хөкүмәттән тыш оешмалар турындагы кануннарга каршы урам җыены бара.

Русиянең иң зур мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре кул куйган хатта ялу ягу канунының кабул ителмәве соралган.

2009-2011 елларда яла ягуда 800ләп кеше гаепләнгән. Аларның күпчелеге журналистлар һәм блоггерлар. Аларны яла ягуда гаепләүчеләр күп очракта рәсмиләр һәм хакимият вәкилләре булган.

"Яла ягу турындагы маддәне җинаять кодексына кертү белән түрәләргә үзләрен тәнкыйтьләп язган кешеләрне җәзаларга өстәмә юл ача", диелгән бу хатта.

Җомга көнне думада шулай ук чит илләрдән акча алып торган хөкүмәттән бәйсез оешмалар турындагы канун өлгесе дә кабул ителер, дип көтелә.
XS
SM
MD
LG